Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 11:36

Йәмәндәге протест чараларына дистәләрчә мең кеше чыкты


Йәмән башкаласы Санада һәм илнең башка шәһәрләрендә дистәләрчә мең кеше 32 ел хакимияттә утырган Гали Габдулла Салихның китүен таләп итеп урам җыеннары үткәрде.

Шаһитләр әйтүенчә, Сана университеты янында биш меңләп кеше җыелган.

Төньяктагы Ибб һәм Һудайда шәһәрләрендә меңнәрчә кеше, Таизда кимендә ун мең кеше җыелды.

Җирле рәсмиләр әйтүенчә, Абьян виләятендә кораллы кешеләр һөҗүм итеп ике хәрбине үтергән, 11-ен яралаган.

XS
SM
MD
LG