Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казандагы урыс милләтчеләре тамыр җәя


Соңгы вакытта Казандагы урыс милләтчеләре ачыктан-ачык татарга каршы берьюлы берничә чара оештырды. Интернетта да алар татар телен укытуга каршы кызу бәхәсләр алып бара.

Казандагы урыс милләтчеләре әле моннан ике атна элек кенә Русия мәгариф һәм фән министры Андей Фурсенкога ачык хат юллауны оештырган иде. Алар анда Татарстан мәктәпләрендә урыс теленең кыерсытылуыннан зарланды. Гәрчә бу чеп-чи ялган булса да урыс милләтчеләре бу мәсьәләне куерта гына бара. Бу аеруча да интернет битләрендә күренә. Анда алар Татарстанның башкалар кебек үк Русиянең бер субъекты гына булуына һәм һәркемнең урыс телен яхшы белергә тиешлегенә ишарәли.

Социолог Данис Гәрәев сүзләренчә, татар телен өйрәнергә теләмәү уйлап чыгарылган проблема. Чөнки тел өйрәнү файдага гына булуын һәркем яхшы аңлый.

“Татар телен мәҗбүри “тагалар” дип әйтү дөрес түгел. Татарстанда яшәгәч татар телен белү гадәти. Мондый оешмалар “без татар телен өйрәнергә теләмибез, безне мәҗбүри укыталар” дип провокация тудыра”, ди ул.

Татарстан президенты милли сәясәткә битараф

Татарстанда урыс теленең бар өлкәдә өстенлек алуы һәркемгә мәгълүм. Моны республикадагы урыслар үзләре дә яхшы белә. Шуңа бу “татар телен мәҗбүри укытуга каршылык” чарасы артында ниндидер “котыртучы” көчләр торуы бик ихтимал. Аның тамыры Мәскәүгә барып тоташа дип уйлаучылар да бар.

Гәрәев фикеренчә, соңгы вакытта Русиядәге урыс үтәмилләтчел оешмалар Татарстан җирлегенә дә үтеп кереп, мондагы урысларны “котырта” һәм аларга яклау күрсәтә. Мисал өчен РНЕ (Урыс милли бердәмлеге) вәкилләренә карата мәхкәмә эшләре булган иде. Хәзер инде “Рөхсәтсез миграциягә каршы хәрәкәт” турында еш ишетергә туры килә. Мисал өчен, берничә атна элек Казанда “Рубин” футбол такымы җанатарлары оештырган “Урыслар сәламәт тормыш өчен” дигән йөгерештә бу хәрәкәт вәкилләре катнашканлыгы әйтелде.

“Республикага үтәмилләтчел оешмаларның үтеп керүе куркыныч. Шул ук РНЕ оешмасы тамыр җәймәкче иде. “Рөхсәтсез миграциягә каршы” хәрәкәтенең Татарстанга үтеп керүе хәлне тотрыксызландыра. Алар Татарстандагы татарлар белән урыслар арасын бозмакчы була”, ди Гәрәев.

Аның фикеренчә, Татарстанда урыс теле һәм мәдәнияте үсешен кайгыртучылар бар һәм бу гадәти күренеш. Шул ук вакытта ул Русия күләмендә челтәрләре җәелгән урыс үтәмилләтчел хәрәкәтләргә иярүчеләр дә бар дип саный.

Русия хакимиятенең үзенә кирәк чакта мондый оешмаларны үз файдасында куллануы турында элек әйтелгәләгән иде. Татарстанда мондый көчләрнең тамырына мөмкин кадәр балта чаба килделәр. Күрәсең, урыс милләтчеләренең бик “азына” алмавы шуның белән дә бәйледер. Хәзер исә Татарстанда да җитәкчелек алмашты, Русия президенты Дмитрий Медведев та турыдан-туры урысларны өстен милләткә чыгарды.

Урыс милләтчеләре таләпләр куярга мөмкин

Сәясәт фәннәре докторы Андрей Большаков урыс милләтчеләрнең баш калкытуын Татарстан идарәсендәге яңалыклардан күрә.

“Узган елны Татарстанда президент алмашты. Хакимияткә сәясәт, милли сәясәткә игътибар бирмәүче кеше килде. Турыдан-туры без моны күрмибез. Ул икътисад, техник һәм башка әйберләр белән шөгыльләнә. Татарстанның да Русиянең башка субъектларына охшаш бер төбәккә әйләнүенә җирлек туды. Ә анда, белүебезчә, үтәмилләтчеләр нык тамыр җәйгән”, ди ул.

Большаков фикеренчә, Татарстандагы урыс милләтчеләрнең җанлануы узган елның 11 декабрендә Мәскәүнең Манеж мәйданында булган чуалышларга да барып тоташа. Чөнки моңа кадәр тыныч кына яткан бу хәрәкәт инде аларны яклар тарафлар барлыгын аңлады.

“Русиядәге барлык төбәкләрне бертигез дәрәҗәгә куярга телиләр. Миңтимер Шәймиев президент булганда Татарстанда ЛДПР фиркасе сайлауда узмаячак дип әйтә килде, әмма 2010 елны муниципаль сайлауда ЛДПР чагыштырмача ирекле хәрәкәт итте һәм ул башка төбәкләрдәге кебек шактый урын алуга иреште. Мин хәтта ул сан тора-бара артыр дип уйлыйм. Татарстандагы милләтчеләр һәм аларны яклаучылар башка Русия төбәкләренекеннән азрак түгел”, ди ул.

Шуңа да карамастан, Большаков күпчелек халыкның үтәмилләтчеләргә иярүенә ышанмый. Әмма бу республика сәясәтенә үзгәрешләр кертергә мөмкинлегенә ишарәли.

“Урыс милләтчеләре, дәүләт хезмәткәрләре, баш табиблар, ширкәт җитәкчеләре, мәктәп директорлары урыс милләтеннән булсын дип таләп итәргә мөмкиннәр. Ә татар милләтчеләре үзчиратында аларга каршы шигарләр белән чыгачак”, ди ул.
XS
SM
MD
LG