Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 18:23

Ислам белән өркетү, кыеграк эшне исламга бәйләп бастырырга тырышу Урта Азия республикалары хакимиятләрен юньлегә алып бармау куркынычы бар. Татарстанда да мондыйрак хәл булырга мөмкин, әмма соңрак, ди Казан белгече.

Һәр төбәкнең, илнең яшәештә үз юлы булса да дөньякүләм агымнар һәм үзгәрешләр дә эзсез түгел. Соңгы арада Тунис, Мисыр, Либия һәм Мавританиядәге күтәрелешләр ислам тирәсендәге дөньякүләм дискуссияләрне тагын да көчәйтә. Бу хәлләр хакимияткә радикал мөселманнар килер дигән куркыныч та тудыра.

Диктатор режимлылар

Сәясәтче, тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков дөньяда бара торган әле тегендәге, әле мондагы күтәрелешләр Урта Азия һәм Азәрбайҗан республикаларында кабынып китәргә мөмкин, ди.

Дамир Исхаков
“Инкыйлаб кебек нәрсә Урта Азия илләрендә булырга мөмкин. Анда диктаторлык режимнары һәм алар бик тотрыклы түгел. Җитәкчеләре дә карт булу тотрыксызлыкка китерердәй сәбәпләрнең берсе.

Бу күзлектән караганда Татарстан бу кысага туры килми. Әмма берникадәр вакыт үткәннән соң бу мәсьәлә дә килеп туарга мөмкин. Аның өчен Татарстанда ислам элитасы барлыкка килергә тиеш. Ул әле юк”, ди Дамир Исхаков.

Сәясәтлештерелгән ислам

Берлиндагы көнчыгышны өйрәнү үзәге хезмәткәре Софи Роше (Sophie Roche): "Урта Азиядәге исламны радикализм почмагына куып кертү зур куркыныч тудырырга мөмкин", ди. Чөнки бу төбәктә ислам кирәгеннән артык сәясәтләштерелгән.

Моңа бигрәк тә республикаларның Советлар Берлегендә яшәп алуы зур йогынты ясаган. Таҗикстан һәм Үзбәкстанда хакимият ислам белән бәйләнештә булган һәрнәрсәне бастырырга тырыша.

Ислам экстремизмы куркынычы турында Кыргызстанда да хакимиятләр әледән-әле тәкрарлап тора. Ислам юлындагы яшьләрне террорчылар дип атарга да тартынмыйлар. Хакимиятне кулларыннан ычкындырмас өчен ислам экстремизмының янавы белән өркетеп тору монда гадәти хәлгә әйләнгән.

Мисал өчен, “Хизб ут-Тахрир” яклыларны Кыргызстанда шунда ук кулга алалар, ә “Хизб ут-Тахрир” илдә әлегә куркыныч тудырырдай түгел”, ди Берлиндагы көнчыгышны өйрәнү үзәге хезмәткәре Аксана Исламбәкова.

Советлар Берлегендә диннәрне тыю да Урта Азиядәге һәм шулай ук Татарстандагы бүгенге хәлләргә йогынтысы зур булды. Чөнки Советлар заманында гасырлар буе килгән дини һәм милли традицияләр өзелде. Нәтиҗәдә Пакстан, я булмаса Согуд Гарәбстанындагыча яшәргә үгетләүчеләр дә бар. Кайбер имамнар шәригать кануннарын тулысынча үтәүне таләп итә. Үти алмаганнарны динсезлектә гаепли.

Төркия исламы татарга кулай


Дамир Исхаков әйтүенчә, октябрь инкыйлабына кадәр булган халык гореф-гадәтләре белән бергә үрелеп барган ислам татар халкы өчен иң кулай яшәеш рәвеше булыр иде.

“Минемчә, татарга иң ярый торган модель – ул Төркиядә барлыкка килгән ислам. Безнең бабалар революциягә кадәр аны булдыра да башлаганнар. Аны җәдитчелек дип әйтәләр, ә чынлыкта ул реформаланган ислам белән Европа юнәлешендә китү. Советлар чорында өзеклек булды һәм без әлегә кадәр ул өзеклекне тоташтыра алмадык”, ди Исхаков.

Халык күңелендә үз урынын тапкан, теге йә булмаса бу халыкка яраклашкан ислам гына демократик үсештә терәк була ала, дигән фикердә Берлиндагы белгечләр.

Ислам тирәсендә фикер алышуларда, аның тормыштагы урынын ачыклаганда, әлбәттә, имам һәм мөфтиләр генә түгел, ә җәмәгать эшлеклеләре, сәясәтчеләр һәм хакимияттәгеләрнең дә катнашуы зарур.

Дамир Исхаков исә татарлар тормышында исламның урыны турында фикер алышулар Татарстанда бик аз һәм сай дәрәҗәдә баруын әйтә.

“Ислам даирәсендә интеллектуаллар юк диярлек. Хәтта ислам университетындагы укытучыларның да дәрәҗәләре бик түбән. Ә инде башка өлкәдәге белгечләр ислам мәсьәләсенә бик керми. Дөресен әйткәндә, аларның мөселманлыклары да шулкадәр генә. Татарстанда милли һәм дини мәсьәләләр тирәсендә уйланулар бик саекты”, ди Исхаков.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG