Accessibility links

Кайнар хәбәр

Михалевич Беларусның КГБ төрмәсендәге газаплаулар турында


Беларус төрмәсендә оппозиционерларны газаплау
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:02 0:00

Алесь Михалевич КГБ изоляторындагы газаплаулар турында сөйли

Беларустагы оппозиция җитәкчеләренең берсе Алесь Михалевич Минскидәге КГБ изоляторын концлагерьга тиңли.

Узган ел ахырында Беларус президент сайлавында оппозиция намзәте булган Алесь Михалевич үзе ябып тотылган КГБ изоляторын фашистлар һәм коммунистларның концлагерьларына тиңләде. Аның әйтүенчә, ул төрмәдә әле дә тоткыннарга карата газаплаулар кулланыла.

Михалевич Беларус КГБ изоляторы турында Минскида журналистлар белән очрашуда сөйләде.

Михалевич әйтүенчә, изолятордан чыгу өчен ул КГБ белән хезмәттәшлек турында килешү имзаларга мәҗбүр ителгән. Изолятордан ул 19 февральдә чыгарылган иде.

Әлеге килешүне Михалевич журналистлар алдында ук ертып ташлап, үзенең беркайчан да КГБ агенты булмаганын һәм булмаячагын әйтте. Ул бары тик иреккә чыгып, Минскидагы әлеге изолятордагы шартлар турында дөреслекне дөньяга сөйләү өчен генә килешүне имзаларга һәм видеокамера алдында кычкырып укырга ризалашканлыгын әйтте.

Ул шулай үк әлеге КГБ изоляторында үзенең төрле газаплауларга дучар булганлыгы турында сөйләде. Аның әйтүенчә, төрмә сакчылары аны чишендереп тышта салкын һавада тоткан, аны 40 минутлап диварга карап торырга мәҗбүр иткән, төннәрен аның бүлмәсендә ут сүндерелмәгән, аны кеше артык күп булган төрмә бүлмәләренә япкан, шулай ук аннан адвокатсыз сорау алулар да булган.

“Алар моны оппозиция активистларын сындыру өчен эшли”, - диде Михалевич.

Ул шулай ук КГБ газаплаулары турында баш прокуратурага шикаять иткәнлеген һәм шундый ук документны БМОның Газаплауларга каршы комитетына да җибәрергә җыенуын белдерде.

Әлеге матбугат очрашуыннан соң яңадан кулга алыну мөмкинлеген танып Михалевич, ни генә булмасын, “Мин Мински үзәгендәге бу концлагерны яптыру өчен булдыра алганның барысын да эшлиячәкмен”, - диде.

Михалевич һәм президентлыкка намзәт булган башка оппозиция вәкилләре, шулай ук аларның йөзләрчә тарафдары президент сайлау гадел булмады дип 19 декабрьдә протест чарасы үткәргәндә һәм аннан соң кулга алынды.

Ул сайлауда хакимияттәге Александр Лукашенканың җиңүе игълан ителде.

Президентлыкка оппозиция намзәте булган Андрей Санникау белән Микалай Статкевич әле дә изоляторда кала. Михалевич белән Владзимер Мякляев хәзер йорт сагы астында. Аларның барысы да киңкүләм тәртипсезлекләр оештыруда гаепләнә.
XS
SM
MD
LG