Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү Курил утрауларына өстәмә хәрби техника җибәрә


Русия Курил утрауларындагы хәрбиләренә зенит-ракет корылмалары һәм Ми28Н “Төнге аучы” шәкелендәге боралаклар җибәрә.

Моннан тыш Русия Баш хәрби идарәсе Курил утрауларында корабларга каршы, тавыштан тиз очучы, канатлы “Яхонт” ракетлары булган “Бастион” яр буе ракет корылмалары урнаштырылуын белдерде. Бу ракетлар 300 чакрым арага оча ала.

Февраль башында Русия президенты Дмитрий Медведев бу дүрт утрауның иминлеген ныгытырга кушкан иде.

Икенче дөнья сугышы ахырында Мәскәү басып алган бу утрауларны Япония әле дә үз җирләре дип саный.
XS
SM
MD
LG