Accessibility links

Кайнар хәбәр

Каддафи көчләре әз-Зәвия шәһәрен кулга төшерә алмады


Либиянең көнбатышында президент Муаммар Каддафи яклы хәрбиләр хөкүмәткә каршы көчләр кулындагы әз-Зәвия шәһәрен яулап ала алмады.

Шаһитләр әйтүенчә, шәһәр янындагы бәрелешләр төне буе дәвам иткән. Шәһәрдәге гыйсъянчылар арасында оппозиция ягына күчкән хәрбиләрнең күп булуы әйтелә.

Хәзер Либиянең шактый зур өлеше Каддафига каршы көчләр кулында.

Әмма башкала Триполи әле дә Каддафи хакимияте карамагында кала.

Дөнья җәмәгатьчелеге бу илдәге кан коюны туктату юлларын эзли.
XS
SM
MD
LG