Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 17:21

Чуашстанда инде 24-нче мәртәбә “Урмай моңы” Халыкара татар эстрадасы бәйгесе узды. Оештыручылар төрле сәбәпләр аркасында быелгы “Урмай моңы” зурдан кубып оештырылмаячак дип белдергән булсалар да, бәйге башка еллардан ким булмады. Хәтта күпмедер кимәлдә уздырып та җибәрде.


“Урмай моңы” халыкара татар эстрадасы фестивале узган гасырның 80нче еллар уртасында Чуашстанның Комсомол районындагы Урмай авылында оештырыла башлады. Шуннан бирле ул туктаусыз һәр елны оештырыла. Бүгенге көндә өзлексез үтүе белән “Урмай моңы” татар дөньясында иң озын гомерле бәйге санала. Фестивальнең төп оештыручысы һәм алыштырмас әйдаманы булып, Чуашстан татар милли-мәдәни мохтариятенең шура рәисе Фәрит Гыйбатдинов тора.
“Урмай моңы” татар дөньясында иң озын гомерле бәйге

Ике дистә елдан артык туктаусыз оештырылган бу бәйге бүгенге татар эстрадасының шактый йолдызларын ачты. Мәликә, Фәридә-Алсу, Лилия Муллагалиева кебек җырчыларны “Урмай моңы” олы сәхнәгә чыгарды.

Рәсми танылмаган татар “дәүләте”

Быелгы “Урмай моңы” бәйгесен алып барган танылган тележурналист Раил Өметбаев, бәйге узганнан соң, Facebook-тагы сәхифәсенә “Урмай аерым бер татар дәүләте кебек яши, балалар бөтен җирдә татарча сөйләшәләр” дип үзенең фикерен язып куйган иде. Чынлап та, Чуашстандагы татарларның горурлыгы саналырлык Урмай авылы бүген үзенең өч мәчете, хан сараедай йортлары, милли тормышы белән күпләрне таң калдыра. Авылдагы җирле үзидарә, Чуашстан Диния нәзарәте тарафыннан оештырылган авыл Иҗтимагый киңәшмәсе, интернеттагы үз сәхифәсе – болар барысы да авылны алгарышка баруының сәбәпләре. “Урмай моңы” да шушы кечкенә “дәүләтне” олы дөньяга таныткан бер чара.

Фәрит Гыйбатдинов
“Урмай моңы” тулысынча иҗтимагый башлангычта оештырыла. Фестивальне оештыручы Фәрит Гыйбатднов менә ни ди:

“Күбесе "Урмай моңы” фестивале акчалы проект дип уйлый. Хөкүмәттән барлыгы 20 мең, халыкка билетлар сатып 27 мең эшләнде, ә чыгымы 100 меңләгән. Әгәр бу проектны җиренә җиткереп, чын акча белән эшләсәң монда миллионнар кирәк, андый акчалар бездә беркайчан да булмаган, булырга күренми дә. Чын халыкчан проект. Халык көче белән эшләнә.”

Фәрит Гыйбатдинов быел “Урмай моңы” зурдан кубып узмас дип аңлаткан иде. Чөнки 2011 елда Чуашстан татар тормышында шактый чаралар каралган. Ул “Мишәр” ансамбленең юбилее да, Бөтенрусия татар авыллары сабантуе да, “Зәлидә” дип аталган Төрки халыкларның беренче халыкара бию фестивале дә... Болар барысы да Чуашстан татарларының үз тырышлыклары белән оештырылачак.

Шуңа карамастан, “Урмай моңы” башка еллардагыдан ким булмады. Мәсәлән, быел бәйгедә катнашучылар бөтен уңайлыклары булган кунакханәдә торды. Элек, авыл халкы фатирга ала иде. Кунакханәне Урмай авылы иҗтимагый киңәшмәсе рәисе Минзәкирәм әфәнде үз өстенә алган.

Ике “моң” туганлашты

Жюри киңәшә
Берничә ел рәттән Казанда “Татар моңы” дип аталган халыкара фестиваль уза. “Урмай моңы” Казан “моңы” үткәрелә башлаганнан бирле, аның сайлап алу туры буларак та уза. Ягъни, Урмай бәйгесендә Чуашстан, Мари иле, Сембер өлкәсе, Нижгар кебек төбәкләрдән килеп катнашучылар арасыннан “Татар моңы” бәйгесенә сайлап алыналар.

Быел да шулай булды. Шул максаттан да, Урмай моңы бәйгесенең жюри рәисе буларак Вил Усманов катнашты. Моннан тыш, “Татарстан-Яңа гасыр” каналының баш продюссеры Миләүшә Айтуганова да, Татар конгрессы бүлек җитәкчесе Гөлназ Шәйхи дә Урмайда булдылар. Алар турыдан-туры “Татар моңы” бәйгесенә кагылышлы кешеләр.

Төбәп эшләү

Бәйгедә катнашучылар
“Урмай моңы” бер Урмай авылында гына узмый. Бәйгедә катнашучылар башта үзләренең җырлары язылган дискларны оештыру комитетына юллыйлар. Алар арасыннан бәйгедә катнашырга лаеклылары сайлап алына. Икенче тур Урмайда, тамашачыларсыз, жюри алдында гына уза. Өченчесе исә, шул ук Урмайда, әмма тамашачы хозурында була. Монда инде төп җиңүчеләр нигездә аныклана. Ә гала-концерт ел саен икенче бер урында уза. Соңгы елларның гадәте – Чабаксарның бер мәртәбәле залында оештырыла иде. Әмма быел ул Канашта узды.

Чуашстан оешканда чүт кенә аның башкаласы булмый калган, әмма хәзер дә мөһим шәһәр саналган Канашта биш меңләп татар яши. Соңгы елда Чуашстандагы татар җәмәгатьчелеге бу шәһәрдә шактый зур чараларын оештыра. Моның сәбәбе итеп, Чабаксарда әзме- күпме милли тормыш кабынды, хәзер икенче бер олы шәһәрне күтәреп җибәрергә кирәк дип аңлаталар. “Урмай моңы”ның гала-канцерты да монда узуы шушы төбәп эшләүнең бер мисалы булды.

Халыкчанлык


“Урмай моңы” бәйгесен оештыручы Фәрит Гыйбатдинов быелгы бәйге тагы да халыкчанрак узды дип саный. “Башка елларда эстрадада булган төрле юнәлешләр, милли джаз, милли-рок кебек чыгышлар да шактый булса, быел нигездә киң массалар кабул итә торган халыкчан поп музыка һәм халык җырлары күбрәк урын алды”, ди.

Игорь Дмитриев
Чынлап та, Татарстанның күп кенә районнарыннан, Казан, Чаллы, Сембер, Мәләкәс, Мари иле, Нижгар, Мәскәүдән һәм, әлбәттә, Чуашстаннан тупланган 39 конкурсант нигездә популяр җырлар яисә халык җырларын башкарды. Араларында башка милләт вәкилләре дә бар иде.

Шулар арасыннан мәртәбәле жюри җиңүчеләрне сайлап алды. Гран-прины Татарстаннан Игорь Дмитриев яулады.

Димәк шушы егет һәм беренче урын яулаган башка егет-кызлар “Татар моңы” бәйгесендә катнашачаклар. Шунысы кызык, былтыр “Урмай моңы” бәйгесендә гран-при яулаган грузин кызы шулай ук “Татар моңы”ның да җиңүчесе булган иде.

Әзерлек башланды

Татарстан һәм Чуашстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәрит Гыйбатдинов, быелгы “Урмай моңы” бәйгесе узу белән үк, интернеттагы үз сәхифәсендә болай дип язып куйды:

“Без менә, быелгы "Урмай моны -2011 " фестивале белән саубуллаштык, "Рәхим ит, "Урмай моңы-2012” дидек. Димәк, иртәгәдән шушы киләчәк чарага әзерләнә башларга кирәк дигән сүз".

Бәйгедә катнашучылар

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG