Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 11:44

Полиция турындагы яңа канун нигезендә полиция парламент алдында гына хисап тотачак.Татарстан Юстиция министрлыгы кайбер маддәләрне республика файдасына үзгәртеп булуына өметләнә.


1 мартта Русиядә полиция турындагы канун үз көченә керде. Русия Эчке эшләр министры Рәшит Нургалиев үзе мәгълүмат чараларында аңлатмалар белән чыкса да, полиция хакында әле шактый сораулар җавапсыз кала, шул исәптән Татарстанда да.

1 март көнне Русия Эчке эшләр министрлыгының Татарстандагы бүлеге башлыгы Әсгать Сәфәров: “Министрлыкның структур төзелешен, Эчке эшләр министрлыгы, Идарә, яки Баш идарә, полиция департаменты – ничек аталуыбызны әлегә үзебез дә ахыргача аңлап җиткермибез”, дип белдерде. Бу хакта ул кеше хокуклары өчен җаваплы вәкилнең еллык хисабы тыңланган җыелышта сөйләгән иде.

Татарстанның юстиция министры Мидхәт Корманов та “Азатлык”ка полиция турындагы канунга төзәтмәләр кертеп булуын, әмма барыбер аның белән бик үк канәгать түгеллеген белдерде. Аның әйтүенчә, Татарстан тәкъдим иткән төзәтмәләр аша әлеге канунның унитар нигезен бераз булса да федератив якка үзгәртеп булган.

Полиция җирле кануннар белән исәпләшергә тиеш

Әле канун әзерләнгәндә һәм тикшерелгән вакытта Татарстанның юстиция министрлыгы аңа күпсанлы төзәтмәләр юллаган иде. Министр Мидхәт Кормановның әйтүенә караганда, кайбер маддәләр төзәтелде, әмма республика өчен мөһим тәкъдимнәрнең берничәсе кабул ителмәде.

Мидхәт Корманов
Татарстан исеменнән җирле кануннарга кагылышлы төзәтмә кабул ителде. Полиция турындагы канун унитар дәүләтнеке кебек язылган иде, диде министр.

"Федераль дәүләттә полиция төбәкләрнең кануннарына да нигезләнеп эшләргә тиеш. Полиция турындагы канунда исә, хезмәткәрләр федераль канун, президент әмерләренә генә буйсына диелә иде.

Без, алар безнең җирдә эшлиләр һәм безнең кануннарны да үтәргә тиеш, дидек. Һәм бу төзәтмә кабул ителде", диде "Азатлык"ка Татарстанның юстиция министры.

Әмма бик күп төзәтмәләр кире кагылган. Татарстан өчен иң мөһим сорауларның берсе – ул җирле хакимиятнең әлеге полициягә тәэсир итә алу-алмавы.

Полиция төбәк җитәкчесенә буйсынмый

Элекке канунда милицияне биналар, ут, су һәм транспорт белән җирле хакимият тәэмин итәргә тиеш дип язылган булган. Полиция турындагы канунда хокук саклау оешмасына мөмкинлекләр тудыру мәҗбүр ителми. "Әмма монда проблемнар булмас, җирле үзидарәләргә тәртип саклау үзләренә дә кирәк", ди Юстиция министры.

Ул, җирле полиция, парламент алдында гына түгел, төбәк башлыгы алдында да хисап тотарга тиеш, дигән тәкъдим кертергә теләгән. Чөнки төбәктәге хәлләр өчен президент һәм губернатордан сорыйлар. Әмма бу төзәтмә кабул ителмәгән. Нәтиҗәдә, төбәк башлыгы җирле полициягә берничек тә тәэсир итә алмаячак.

Әмма киләчәктә бу маддәгә үзгәреш кертелер, дип саный Татарстанның юстиция министры. Мидхәт Корманов: “Башкача була алмый. Русия президенты төбәктәге тәртип өчен төбәк җитәкчесе җавап бирә дип әйтеп килә. Ә полициясе аңа буйсынмый, ул берни эшли алмый. Бу дөрес түгел”, диде.

Бүгенге көндә Татарстан Эчке эшләр министрлыгы оешмаларына Татарстан бюджетыннан да акча бирелә. Аларга республика казнасыннан 3 миллиардтан артык акча тотыла.

"Ә инде 2012 елдан алар тулысынча федераль бюджеттан килгән акчаларга көн итәчәк, ул вакытта сораулар туарга мөмкин", ди Корманов.

Әмма аның фикеренчә, монда да борчылырга урын юк. "Татарстанда Эчке эшләр министры президент белән бергә эшли, бүгенге көндә монда проблемнар юк", дип белдерде ул.

XS
SM
MD
LG