Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкорт яшьләре ачлык игълан итүен белдерде


Артур Иделбаев
Артур Иделбаев

Башкорт яшьләре иттифагы Артур Иделбаевка теләктәшлек белән 20 кешенең ачлык игълан итүен белдерде.

Башкорт яшьләре иттифагы узган атнада кулга алынган һәм протест белдереп ачлык игълан иткән Артур Иделбаевка теләктәшлек йөзеннән 20 кешенең ачлык игълан итәчәген белдерде. Белдерүдә бу протест чарасының 2 мартта башланачагы әйтелә.

Иделбаевка карата былтыр ике җинаять эше ачылган иде. Берсе - Башкортстан киңкүләм мәгълүмат чаралары идарәсендә башлык урынбасары булган чорда журналистларны кыйнау гаепләве, икенчесе - шул ук чорда финанс бозыклыклары гаепләве.

Узган атнакич тоткарланган Иделбаевны шимбә көнне мәхкәмә ике айга сак астына ябып куйды.

Башкорт яшьләре иттифагы шулай ук Бөтендөнья башкорт корылтае башкарма комитеты җитәкчелеге белән килешмәүче сәяси активлык күрсәткән һәм югары уку йортындагы укуларыннан чыгарылган ике студентны кире укырга алуны, башкорт милли хәрәкәте җитәкчеләрен иҗтимагый эшчәнлекләре, сәяси карашлары өчен эзәрлекләүне туктатуны таләп итә.

Башкорт яшьләре иттифагы рәисе вазифаларын башкаручы Флорид Багаев һәм аның урынбасары Илгиз Тәкәлев узган җомгада Иделбаевны азат итү таләбе белән урам чарасы үткәргәннән соң, яхшы укуларына карамастан, университеттан чыгарылды.

Белдерүдә бу республика президенты идарәсе кушуы белән эшләнгән диелә.

Оешма әлеге башкорт милли хәрәкәте җитәкчеләренә каршы гамәлләр белән килешмәүче башка кешеләрне дә ачлык чарасына кушылырга чакыра.

Шулай да Башкорт яшьләре иттифагының интернет сәхифәсенә сишәмбе көнне эленгән бу белдерү кичен аннан алынды.

Айрат Дилмөхәммәтов кулга алынды

Шул ук вакытта сишәмбе иртән күренекле оппозицион башкорт журналисты Айрат Дилмөхәммәтов Уфада кулга алынып, Киров районы эчке эшләр бүлегенә ябылды.

Айрат Дилмөхәммәтов
Экстремизда гаепләү белән хөкем ителүче Дилмөхәммәтовның чираттагы мәхкәмә утырышы башта 1 мартка билгеләнгән булса да, 24 февраль көнне утырыш февральнең 25-енә күчерелгән, әмма бу хакта Дилмөхәммәтовка хәбәр ителмәгән. Сишәмбе алдан билгеләнгәнчә мәхкәмәнең 1 март утырышына дип барганда, аны 25 февральдә мәхкәмәгә килмәде дигән сылтау белән кулга алырга булганнар диелә.

Дилмөхәммәтов соңгы көннәрдә Башкортстан районнарында булган һәм 1 март иртәсендә генә өенә кайткан.
XS
SM
MD
LG