Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 10:51

Мәскәүдә гыйнвар аеннан башлап Тукайга багышланган чаралар үтә. Шушы көннәрдә Пушкин музеенда Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулуга багышланган күргәзмә ачылды. Чиратта – “Энҗе бөртекләре” балалар фестивале. 26 апрель көнне Мәдәни үзәк каршында Габдулла Тукайга һәйкәл ачылу көтелә.

Габдулла Тукай Мәскәүдә беркайчан да булмаган дип әйтергә була. Заманында бары тик юл уңаенда, Петербурдан кайтышлый гына поездга күчеп утырган. Шуның өчендер дә аның Казаннан Петербурга кадәр барып җиткән, Татарстанның милли музееның Тукайга багышланган өлеше бүгенге көндә дә Петербурдан кайтышлый бер айга Мәскәүдә тукталыш ясады.

Евгений Богатыревка сүз бирелә
Мәскәүнең вәкаләтле вәкиллеге бу чарага барлык җитдилеге белән әзерләнгән булуы күренеп торды. Петербурда Пушкин музеенда булып узган күргәзмәгә урынны Мәскәүдә дә Пушкин музее бирде. Биредә символик дип санарлык мәгънәләр күп булды. Чыгыш ясаучылар Габдулла Тукайның Пушкин шигырьләрен тәрҗемә итүен, аны зурлап “Хәзрәти Пушкин” дип атавын һәм башка чагыштыруларны искә алып китте.

Мәскәүнең Пушкин музее мөдире Евгений Богатырев үзенең чыгышында, тумышы белән Богырысланнан булуын һәм Тукай урамында үсүен, Сабантуйларында катнашып, аны үз бәйрәме итеп тануын сөйләп, Габдулла Тукайның башка милләт кешеләренә дә якын, таныш булуына басым ясады.

Зилә Вәлиева һәм вәкаләтле вәкил Равил Әхмәтшин Мәскәү мэриясе вәкиле Юрий Артюхка Тукай медале тапшыралар
Татарстанның мәдәният министры Зилә Вәлиева Пушкин музеена Габдулла Тукайның китабын бүләк итте. Ә инде Габдулла Тукайның юбилеена махсус чыгарылган Тукай медален Мәскәү кунакларына да бүләк итеп тапшырдылар. Очрашуда рәсми кунаклар да, Мәскәү зыялылары да бик күп иде. Петербурдан Милли мәдәни мохтарият рәисе Рәис Яркәев Зилә Вәлиевага күргәзмә барышында халык фикере язылган фоторәсемле альбом бүләк итте.

Язучы, шагыйрь Равил Бохараев бүгенге көндә Габдулла Тукайның шигырьләрен инглиз теленә тәрҗемә итүен сөйләде һәм Татарстан музеена аның тәрҗемәсендә 25 ел элек, Тукайның 100 еллыгына багышлап нәшер ителгән үз тәрҗемәсендәге ике китапны бүләк итте.

Сергей Шәкүров
Очрашуда танылган артист Сергей Шәкүров Габдулла Тукай шигырьләрен рус телендә укып ишеттерде. Ә 1186нчы мәктәп балалары Алмаз Монасыйповның Тукай сүзләренә язылган “Туган авылым” җырын башкарды.

Татарстанның мәдәният министры Зилә Вәлиева үзенең чыгышында: “Без яз аен һәрвакытта да Тукай исеме белән бәйләп карыйбыз. Быелгы ел Татарстан президенты тәкдиме белән Тукай елы дип игълан ителде. Һәм бу юбилей ЮНЕСКО кысаларында билгеләнә”, диде. Шулай ук Зилә Вәлиева болай дип тә өстәде:

“Габдулла Тукай күргәзмәсенең Петербур һәм Мәскәүдә Пушкин музейларында йөрүе үзе бер вакыйга. Ул ике олы шәхеснең очрашу хисләрен тудыра кебек. Габдулла Тукай ”Мин Пушкиннан үрнәк алам” дип язса да, алар бер-берсенә тиң. Тукай да Пушкин янында басып торырлык бөек шагыйрь. Без аның белән горурланабыз, шуңа күрә бу күргәзмәнең мәгънәсе бик зур”.

Равил Бохараев
Татарстанның Тукай музее мөдире Рәмис Әймәт күргәзмәгә килгән күпсанлы халыкка карап: “Минемчә, чит җирдәге милләттәшләребезгә Тукай кадерлерәк тоела кебек. Без инде аңар ияләшкән. Төрек галиме Мостафа Өнәрнең Габдулла Тукай бүгенге көндә дә барлык милләтне берләштереп яши дигән сүзләренә тагын бер мәртәбә инандым. Бу чынлап та шулай. Үз гомерендә Габдулла Тукай күп сәяхәтләр күрмәгән. Ә менә бүген ул күргәзмәсе булып дөньяны гизә”, диде.

Күргәзмәне карый башлаганчы, очрашуның рәсми өлеше бар халык белән берлектә җырланган Габдулла Тукайның “Туган тел” җыры белән тәмамланды.

Тукайга багышланган күргәзмә 27 мартка кадәр эшләячәк.

Очрашу “Туган тел” җыры белән тәмамланды

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG