Accessibility links

Славутский: "Татарстанда хокукларым бозыла дип кимсенгәнем юк"


Александр Славутский
Александр Славутский

Качалов театры җитәкчесе Александр Славутский Рус мәдәнияте җәмгыяте башлыгы Салагаев җитәкчелегендә оештырылган шикле урам йөрешен популизм һәм үзенә PR ясау гына дип бәяли.

27 февраль көнне булган һәм Рус мәдәнияте җәмгыяте башлыгы Александр Салагаев җитәкчелегендә үткән “Руслар сәламәт тормыш өчен” дип аталган урам йөрешендә неонацилар кебек “Руслар алга!”, “Рус – димәк сәламәт!” дип шигарләр кычкырып йөрүне ничек бәялисез?

Беренчедән, төрле чаралар үткәрелергә мөмкин, әмма алар кануни булырга тиеш. Икенчедән, Рус мәдәнияте җәмгыяте мәдәният белән шөгыльләнергә һәм мәдәният өчен янып-көяргә тиеш. Уйлавымча, ул (Салагаев – Н.А) һәрвакыт үзенә PR ясау белән шөгыльләнә. Үзенә исем ясыйсы килә.

Салагаев өлешчә минем оппонентым да. 3 елга бер мәртәбә төрле форумнар вакытында, я булмаса җәмагать җыелганда теленә килгән бөтен нәрсәне сөйләгәннән соң, рус театрында рус драматургиясе юк, дип сүзен тәмамлый.

Менә яңа гына санадык - Качалов театрында рус драматургиясеннән 14 әсәр куела. Репертуарда тагын 6 исемдә дөньякүләм билгеле чит ил драматургларының әсәрләре бар. Мин аңа: "Әгәр дә син җитди бәхәс телисең икән, урамда бергә шулай котырып йөргән кешеләреңне рус театрына алып кил һәм сезнең белән теләсә нинди темага бәхәсләшергә әзер", дидем.

Әгәр инде кешене чыннан да рус мәдәнияте борчый икән, башка ягын да карасын. Хәзер Русиягә һәм шулай ук Татарстанга да "массачыл мәдәниятнең" явы күзәтелә. Телевидение, матбугат нәрсәнең нәрсә икәнен аерып тормый. Хакимият - акчада. Шунлыктан бөтенесе сатыла һәм сатып алына. Сәнгать, дин, сәясәт өчен дә күңелең белән бер арканга тартылып борчылу кирәк.

Ә Бауман буйлап йөгереп йөреп кенә, Шаляпин һәйкәле янында булып кына һәм аннан соң тагын каядыр барырга җыенганнар бугай, уйлавымча, болар барсы да - популизм гына. Мин Салагаевка: "Син - профессор, син ул кадәр түбән төшәргә тиеш түгел", дидем.

Кешеләрне рус мәдәниятенә якынайту кирәк. Татарстан ул - бер-береңә ихтирам белән (толерантлык) яшәгән һәм яши торган урын. Менә мин үзем ГИТиС профессоры. Әле яңа гына 17 актер укытып чыгардым. Алар безнең труппага кушылып эшли башлады. Араларында татарлар да, руслар да, мари, азәрбайҗан, башка төрле милләт вәкилләре бар.

Мондый урам йөрешләренең рус мәдәниятен үстерүгә берәр файдасы бармы соң? Булса нинди файда?

Башта рус мәдәниятен якларга кирәк. Мисал өчен, минем үземне иң борчыганы, театрның 220 еллыгын билгеләп үтәргә җыенабыз, ә бинаны берничек тә ахырына кадәр төзеп бетерә алганыбыз юк. Мин аңа (Салагаевка – Н.А): "Менә бу мәсьәләне күтәрегез әле, сез бит рус мәдәниятен кайгыртучы җәмгыять, хакимияткә языгыз, сорагыз һәм рус мәдәниятенә синең өлешең булыр", дидем.

Алар иртән рус театры яныннан үткәннәр дә "Американская шлюха" дигән язуны күреп алганнар һәм рус пьесасы юк икән монда дигән фикергә килеп, "Нигә американ шлюхасын куеп ятасыз?", дип хәзер инде миңа бәйләнә. Бу әсәрне бит Русиянең күренекле режиссеры һәм әдибиятчысы Ираклий Квирикадзе язган. Пьеса Русия, мәхәббәт, ватанпәрварлык турында. Мин бу әсәрне үземнең әти-әниемә багышлап куйдым. Алар 1937 елда зур зыян күрәләр, лагерьларда утыралар. Әгәр бүгенге яшьләр бу әсәрне карап "афәрин" дип кычкыралар икән, исемен генә тәнкыйтьләү урынлы микән?!

Салагаев белән мин ул әле Җәмәгать пулатында булганда ук бәхәсләшә идем. Ул шөгыльләнә торган популистлык - Татарстанга төс әйбер түгел. Татарстанда рус мәдәнияте белән андый ук зур проблем юк. Була калса да аны цивиль юл белән чишү кирәк.

Бауман буйлап йөгереп узганнан соң коймак пешереп кенә проблемнарны чишеп булмый. Мәсьәләләргә тирәнрәк карарга һәм цивиль юл белән чишү зарур.

Соңгы вакытта рус җәмгыяте вәкилләре Татарстанда татар теле көчләп укытыла дип белдерә башлады. Хәтта Русия мәгариф һәм фән министры Фурсенкога бу хакта ачык хат юлланды. Аларның белдерүен хуплыйсызмы?

Минем үземә татар теле кирәк булганда, миндә укыган укучыларым, актерларым ярдәмгә килә. Алай да, минем ярдәмчеләремнең берсе катнаш гаиләдән. Әмма ул татар телен белми диярлек. Әгәр белсә, үзенә дә әйтәм, күпкә яхшырак булыр иде дип. Күпмилләтле төбәктә яшәп, бездә икетелле төбәк, телләрне белү мәдәниятле кешенең максаты булырга тиеш.

Фурсенкога язылган хатта сүз мәктәпләрдәге хәлләр турында бара.


Мин бу өлкәдә белгеч түгел. Фикерем: телләрне өйрәнергә кирәк. Кызганычка каршы, мин үзем башка телләрне бик аз беләм. Әгәр мин туган телемнән кала башкаларын да өйрәнгән булсам, күпкә иреклерәк булыр идем. Төрле телләрне белгән кеше белмәгәннәр белән чагыштырганда күпкә яхшырак. Шулай да рус балаларына татар телен өйрәнү җиңел түгелдер. Ишетүемчә, татар теле хәзер аларга җиңелрәк итеп укытыла кебек.

Җәмәгать пулаты әгъзасы буларак республика газетларының берәрсендә Салагаев оештырган чараларга, ул әйткән фикерләргә каршы, чынлыкның асылын ачып сала торган берәр мәкалә бастырырга уйламыйсызмы?

Мин язарга яратмыйм шул. Болар хакында сөйли алам. Әгәр берәр журналист әңгәмә алырга теләсә, сөйләргә әзермен. Мин тумышым белән татарстанлы түгел. Әмма монда 17 ел эшлим инде. Аңа кадәр Читадагы Байкал аръягы һәм Ростовтагы Дон театрларына җитәкчелек иттем. Режиссерлык хезмәтемдә Татарстандагысы иң озак вакыт булып чыга. Килгәндә шикләнебрәк килгән идем. Хәзер монда яшәп, хокукларым бозыла дип кимсенгәнем юк.

Дөрес, кайвакытта хакимияттәгеләргә кайбер кечкенә теләкләрем булгалый. Мисал өчен, аларда татар театры иң яхшысы булырга тиеш дигән караш яши. Мин каршы түгел, булсын. Әмма бәя куеп кына сәнгатьне тудырып булмый. Һәркем үз эше белән шөгыльләнергә тиеш.

Без үз эшебез белән шөгыльләнәбез. Миңа беркем дә Русиянең театр сәнгате академиясе белән берлектә 2 тапкыр актерлар курсы тупларга комачаулык тудырмады. Алар инде Татарстанның атказанган артистлары.

Хәзер мин 17 кеше чыгардым. Алар безнең труппага кушылды. Күпмилләтле төркем. Татарлар һәм катнаш гаиләләрдән дә бар. Алар барсы да минем рус телле театрда эшлиләр. Алар рус мәдәнияте белән дә тәрбияләнгән. Шулай булса да, беркайчан да үз милләтеннән баш тартмаячаклар.
XS
SM
MD
LG