Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 05:30

Дания Дәүләтшина: “Ил арбасын җигелеп тарттык”


Татарстан тарихында иң югары сәяси дәрәҗәгә ирешкән ханым Дания Дәүләтшина совет хакимиятенең ачысын да төчесен дә күргән. Әмма “Миннән кеше ясаган бу хакимиятне берничек тә тәнкыйтьли алмыйм”, ди ул.


Казан педагогия университетын тәмамлаганнан соң аңа Биләр, Чистай, Алексеевски районында Советлар берлеге коммунистлар фиркасенең район комитеты сәркатибе булып эшләргә туры килгән. Дәүләтшина ирешкән иң югары дәрәҗә – 1980 елда Татар автономияле республиканың Югары Шурасы президиумы сәркатибе булу. Совет заманы нык сынаса да, бу вакытларга зарланмыйм, ди ул.

“Фермаларда сыер савучылар, механизаторлар белән бергә җиргә нык басып, пычракларга батып йөргән заманадан үстек без. Хәзер аны күз алдына китерә торган түгел. Советлар заманында бик авырга туры килсә дә, бу хакимият турында мин авырсынып сөйли алмыйм. Шул авырлыкларны гизмәгән булсам, миңа бик авыр булыр иде”, ди Дания ханым.

Дәүләтшина сүзләренчә, Совет хакимияте кадрлар мәсьәләсенә нык игътибар иткән, бүген исә сәясәт үзгә.

“Советлар вакытында көчле кадрларны яшьтән күреп, сәләтен үстереп, кайсы тарафка урнаштыру ягын да карыйлар иде. Бу сәясәт юкка чыкты. Хәзер җитәкче урыннарга кем килеп утыра башлады? “О, әйбәт егет, колхоз рәисе, яисә завод җитәкчесе”, диләр дә, җитәкче ясыйлар. Алай эшләү дөрес түгел. Яшьләрне балачактан ук бер тәртипкә салып камилләштерергә кирәк”, ди Дәүләтшина.

Дания ханым сүзләренчә, Советлар берлеген булдыручы да, бетерүче дә – фирка үзе. “Әгәр вакытында реформалар үткәрсәк, бу системаның киләчәге булыр иде. Хәзер демократия турында күп әйтәләр, әмма ул юк. Без ул демократиягә Советлар заманында ук омтылдык инде”, ди Дәүләтшина.

“Үзгәрешләр кирәк иде. Без тиз генә сәясәтне үзгәртеп, җайлы гына эшләп китәрбез дип уйладык, әмма алай килеп чыкмады. Алдан ук реформалар үткәрү булмады.

Демократия дигән сүзне мин Лаешта эшләгәндә үк кулландым. Кулга сугучы, эшләргә өйрәтүче булмады, халык белән эшләү иреге бирелгән иде”, ди Дәүләтшина.

1990 елда пенсиягә чыкканда Дания Дәүләтшинаның дәүләт эшеннән китүен беркем көтмәгән иде. Үзе дә, әле дистә ел җимертеп эшләргә хәл бар иде, ди. Әмма ул оныклар тәрбияләүне дәүләт эшеннән өстен күргән.

“Көч-куәт әле бер ун елга җитә иде. Республика җитәкчеләре дә моны белә иде. Әмма мин, дәүләт эшеннән китеп, алдыма өч оныкны тәрбияләү максатын куйдым. Шуларны чын кеше итеп, аякка бастырып, республикабызга файдалы шәхесләр тәрбияләргә тырыштым”, ди Дания Дәүләтшина.

Әлбәттә, Дания ханым Совет заманын уңай хатирәләр белән генә искә алмый. “Бу вакытлар бик авыр булды, әмма миннән кеше ясаган бу хакимияткә берничек тә тел-теш тидерә алмыйм”, ди ул.
XS
SM
MD
LG