Accessibility links

Кайнар хәбәр

Либия БМО Кеше хокуклары шурасыннан чыгарылды


БМО Гомуми Җыены Каддафи көчләренең аның хакимияттән китүет таләп итүче тыныч демонстрациячеләргә карата көч куллануына протест йөзеннән Либияне БМО Кеше хокуклары шурасыннан чыгарды.

192 әгъзадан торган Гомуми Җыенга Женевадагы БМО Кеше хокуклары шурасы узган җомгада шундый мөрәҗәгать белән чыккан иде.

БМО Иминлек шурасы элегрәк Либиягә каршы чикләүләр кертте һәм Либиядә кешечелеккә каршы җинаятьләр булу мөмкинлеген Халыкара җинаять мәхкәмәсендә тикшерүне сорады.
XS
SM
MD
LG