Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Төркия-Русия уртак икътисадый комитеты утырышы ачыла


Казанда бүген Төркия-Русия уртак икътисадый комитетының 11-нче утырышы ачыла.

Чәршәмбе техник вәкилләр җыелса, пәнҗешәмбе очрашуында Төркия энергия һәм табигый байлыклар министры Танер Елдыз белән Русия премьер-министры урынбасары Игорь Сечин катнаша.

Елдыз белән Сечин җомга көнне уртак протокол имзалар дип көтелә.

Тарафлар табигый газ бәяләре, нефть, ике ил арасында виза тәртибен бетерүгә бәйле вәзгыять, Төркиянең көньягында төзеләчәк беренче төрек атом электр станциясе һәм томожня проблемнары турында сөйләшәчәк.
XS
SM
MD
LG