Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 12:59

Бакуда Татарстан һәм Азәрбәйҗан президентлары очрашты


Азәрбәйҗанга эш сәфәре белән килгән Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Бакуда Азәрбәйҗан президенты Илһам Алиев белән очрашты.

Алиев бу сәфәр төрле юнәлешләрдәге үзара бәйләнешләрне киңәйтергә ярдәм итәр дип өметләнүен белдерде.

Миңнеханов шулай ук Азәрбәйҗан парламенты рәисе Октай Асадов белән дә очрашып үзара сәяси, икътисадый, һуманитар һәм мәдәни хезмәттәшлек турында сөйләште.

Асадов патша Русиясе чорында Русия Думасындагы Мөселман фракциясендә татарлар белән азәрбәйҗаннар арасындагы тыгыз хезмәттәшлекне искә алды.

Миңнеханов киләчәктә үзара бәйләнешләрнең тагын да киңәюенә өметләнүен әйтте.

XS
SM
MD
LG