Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Безнең гәҗит”не дини китаплар язмышы борчый


“Алга таба безне нәрсә көтә? Коръәннең, Тәүрат, Инҗилнең дә тыелачагын көтәргәме?” дигән сүзләр бар “Безнең гәҗит”нең соңгы санында. Газета дини китапларның рәсми органнар тарафыннан тыелуына борчу белдерә.


“Шушы көннәрдә шаккатырлык яңалык булды”, дип башлый сүзен “Безнең гәҗит”нең соңгы санында журналист Айзат Шәймәрдән. Монда сүз XVIII-XIX гасырда яшәгән күренекле татар мәгърифәтчесе Утыз Имәнинең “Хәтем хуҗа” вә “Дога-и-хәтем” әсәрен экстремистик эчтәлекле китаплар рәтенә кертергә тырышулары турында бара.


Айзат язганча, шаккатырлык хәбәрнең төп сәбәпчесе – Оренбур өлкәсе районы прокуроры Сергей Челышев. Ул Утыз Имәни әсәре белән бергә башка берничә дини китапларны экстремистик эчтәлекле дип тануны сорап, шәһәр мәхкәмәсенә гариза җибәргән.

“Шулай ук бу исемлеккә Ән-Нәвәвинең “Изгеләр бакчасы” (Сады праведников) һәм “40 хәдис” исемле Пәйгамбәребезнең (с.г.в) хәдисләр җыентыгы, Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин һәм Мәскәү ислам университеты ректоры Марат Мортазинның “Намазда котылу” (В молитве спасение), Русиянең Европа өлеше мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе урынбасары Мостафа Күтүкченең “Фикерләү аша намаз” (Намаз через призму размышлений) әсәрләре кергән”, дип яза Шәймәрдән.

Әлеге язмада Утыз Имәни әсәренең “Иман” нәшриятында бастырылуы, хезмәтне бастыруда Вәлиулла Ягъкуб җаваплы булуы да әйтелә.

“Бу уңайдан Татарстан мөфтие вазифаларын башкаручы Илдус Фәиз прокурор Челышевка Утыз Имәнинең хезмәтен яклап һәм янә бер тикшерү үткәреп, татар классигы әсәрен исемлектән алуны сорап хат җибәрде”, ди Айзат.

Бу вакыйгалардан соң “Коръәннең, Тәүрат, Инҗилнең дә тыелачагын көтәргәме?”, дип хафалана икән Мәскәү ислам университеты матбугат бүлеге вәкилләре.


Дини темалардан тыш “Безнең гәҗит”нең соңгы санында “Авыл кая бара?”, “Дальнобойщик тормышы”, “Милләт өчен көрәштә яшьнең әһәмияте юк” язмалары да игътибарга лаек. Соңгы мәкаләдә татар яшьләренең беренче сәяси оешмасы – “Азатлык” берлеге оешуга егерме ел тулу уңаеннан Тәлгать Әхмәдишин белән әңгәмә тәкъдим ителә. Яшьлек елларының байтак өлешен “Азатлык”ны җитәкләүгә багышлаган Тәлгать әфәндегә дә 50 яшь тулган икән. Ул газет укучыларына яшьлек хатирәләрен сөйли, татар яшьләренең беренче сәяси оешмасы барлыкка килү тарихы белән таныштыра.

“Татар яшьләре милли хәрәкәт тарихын өйрәнсен. Киләчәктә безнең хаталарга тагын абынмасыннар иде. Акны карадан, чынны ялганнан аера белсеннәр, һәртөрле сатлыклардан ерак торсыннар, һәм кайчан да булса татарның үз дәүләте булачагына ышанычта булсыннар иде”, ди Тәлгать Әхмәдишин “Безнең гәҗит”кә биргән әңгәмәсендә.
XS
SM
MD
LG