Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 09:52

Милли хәрәкәтне оештыручылар халык белән элемтә булдыру максатыннан кирәкле чараларның берсе – татар телендә үз газетасын нәшер итүне максат итеп куялар. Моны тормышка ашыру өчен Удмуртия Татар иҗтимагый үзәге газета нәшер итү турында карар кабул итә.

Туксанынчы еллар башында татарлар тупланып яшәгән төбәкләрдә милләттәшләребез тормышын туган телебездә яктыртуны, ана теленә карашны үзгәртү, яшь буынны милли рухта тәрбияләүне күздә тотып, татар мәгълүмат чаралары барлыкка килде. Күп кенә төбәкләрдә бер мәгълүмат чарасы — газета нәшер ителсә, яисә радио, бик сирәк өлкәләрдә телевизион тапшырулар эфирга чыкса, Удмуртиядә мәгълүмат чараларының барысы да — радио, телевидение, газета булдырылды һәм алар инде ике дистә ел уңышлы гына эшләп килә. Бу елның гыйнварында телевизион «Хәерле кич»кә егерме ел тулды, 4 мартта «Яңарыш» газетасының беренче саны дөнья күрүенә дә егерме ел тула.



Ирек Шәрипов
Газета булдыру нияте белән Татар үзәгенең берничә вәкиле – Мәсгут Гаратуев, ул вакытта Ижау шәһәре татар үзәге рәисе, шагыйрь Ибраһим Биектаулы, Казанда журналистика факультетында белем алучы Фәнзилә Салихова, тагын берничә кеше үзәкнең газета булдыру карарын тормышка ашыру нияте белән, шәһәрнең бер китапханәсенә җыелып, газетаның макетын ясарга керешәләр.

Шагыйрь Ибраһим Биектаулы: “Татар телендә газета нәшер итүдә миннән дә күбрәк кызыксынучы кеше булмагандыр. Мин инде ул елларда шактый гына шигырьләр язган идем, аларны укучыга җиткерәсем килде”, дип искә алды.

1991 елның дүртенче мартында үзәкнең активистлары тырышлыгы нәтиҗәсендә республикада татар телендә «Яңарыш» газетасы дөнья күрә. Бу вакыйга татарлар күңелендә генә түгел, журналистлар тарафыннан да яклау таба. “Үз чиратында, бу адым үзәкнең әгъзаларында газета чыгара алуда ышаныч тудырды”, дип уртаклашты ТИҮ мактаулы рәисе Мәсгут Гаратуев.

Рәмзия Габбасова, Гыймран Сафин һәм Ринат Батталов
Шулай итеп, Удмуртия татар иҗтимагый үзәге республикада татарларның мәгълүмат кырын – теле-радио тапшыруларын һәм газетасын булдыра., Листовка рәвешендә генә чыккан газета саннан-санга көчлерәк, тирән эчтәлекле басмага әверелә.

Мәсгут ага Гаратуев “Яңарыш”ның беренче биш елда ТИҮ газетасы булуын, аның бәйсез рәвештә теләсә нинди темаларга язуын да искә алды.

“Яңарыш”ның үсеш юлы берничә этапка бүленә. “Листовкадан башланып, ул бүген 16 битлек атналык басмага әверелде”, дип билгеләп үтте газетаның баш мөхәррире Ирек Шәрипов.

Башта газета Удмуртия татар иҗтимагый үзәгенең канаты астында әзерләнсә, бераз соңрак республиканың матбугат министрлыгы карамагына күчә. Газета бүген тулысынча диярлек республика бюджетыннан финанслана. Бу газета хезмәткәрләренә темалар сайлауда киртәләр куймыймы, басманы иреклеген югалтуга, аның бәйсезлегенә китермәгәнме соң?

Рәмзия Габбасова белән Рилия Закирова
Ирек Шәрипов сүзләренчә, газета, беренче чиратта, халыкка, әбүнәчеләренә бәйле. Дөрес, бүген газета хезмәткәрләре шартлары булган бүлмәләрдә утыра, техник җиһазлар белән тулысынча диярлек тәэмин ителгән. Әмма республика җитәкчеләре бу елларда редакциянең эчке эшенә тыкшынып, тикшереп йөрми.

“Инде газетада тәнкыйть язмалар барлыкка килә икән, бу хәбәрчеләрнең курыкмыйча язулары турында сөйли. Критик язмалар, әлбәттә, конфликт тудыра. Редакциягә килеп, тавышланып йөрүчеләр дә була шундый мәкаләләрдән соң”, диде Ирек Шәрипов.

Газетаның ике дистә ел уңышлы эшләү серләре нидә?

Беренче чиратта, журналистларның киң катлам халык белән даими элемтә булдыруында. Моны Рәмзия Габбасова өстәлендәге дистәләгән хатлар дәлилли.

Редакциягә килгән хатлар газетада атна саен төрле рубрикалар астында басылып тора. Кайбер язмалар газетада үз вакытында чыкмый да. Әмма алар игътибарсыз кала дип әйтү дөрес булмас, “Яңарыш” битләрендә хатларга күзәтүдә һәм башка язмаларда күтәрелгән мәсьәлә чагылыш таба”, диде Рәмзия ханым.

Газета мөхәррире урынбасары буларак, Рәмзия Габбасовага оештыру эшләре белән дә күп шөгыльләнергә туры килә. “Яңарыш”ка язылу алып бару тулысынча диярлек аның җилкәсендә. Рәмзия Габбасова сүзләренчә, 2010 елда 27 тапкыр районнарга газетага яздыру оештыру нияте белән чыкканнар.

Фәридә Шәһигәрәева
“Яңарышның” баш мөхәррире Ирек Шәрипов газетаның бүген биш мең тиражы булуын әйтте. Редакциянең бу саннардан канәгать булуын җиткерде. “Элек тиражны саклап калу ниятеннән хәтта газетаны бушлай да өләшкәннәр, тагын депутатлар да үз округларында татарларга газета яздырып тараткан. Бүген бу чаралар онытылган. Әмма газетаны үз итеп калучылар саны кимеми”, диде Ирек Шәрипов.

Республикада милли белем һәм тәрбия бирү мәсьәләләре “Яңарыш”ның һәр санында чагылыш таба. Бу тармактагы проблемаларны яктыртырга Рилия Закировага, ана теле укытучылары, тәрбиячеләр, ата-аналар ярдәм итә. “Яңарыш” татар сыйныфларында укучы малай-кызларга “Алтын йомгак” битендә каләм чарлау өчен дә этәргеч бирде”, дип ассызыклап үтте Рилия Закирова.

Бу битләрдә еш кына төрле бәйгеләр дә игълан ителә. Хәзер дә газетаның юбилее уңаеннан яңа бәйгедә балалар үзләрен сынап карый ала.

“Яңарыш” олы иҗатка юл бирүче

Балаларга үз язмаларын газетада күрү аерым бер сөенеч тудырса, инде өлгергән шагыйрьләргә ул иҗат мәйданына әверелде. Газета беренче еллардан ук каләм тибрәтүче милләттәшләребезнең иҗат җимешләрен аерым “Әдәби сәхифә” битендә бастырып килә. Нәкъ шушы сәхифә редакциягә шигъри җанлы милләттәшләребезне китерә дә инде. Әмма шагыйрьләр дә газетага төрле юллар белән килгән. Газетаның “Әдәби сәхифә” битен алып баручы шагыйрь Ринат Батталов башта редакциягә җиһазлар белән ярдәм иткән, аннан соң хәбәрче Мәлик Нәҗипов соравы буенча шигырьләрен китергән.

Шагыйрь Гыймран Сафинны да татар басмасына үз шигырьләрен күрү нияте китергән. Дөрес, ул “Яңарышның” беренче санына бер мәкалә дә язган булган. Әмма “Яңарыш” белән хезмәттәшлеге инде газетаның даими басмага әверелгәч башланган.

Гыймран Сафинның шигырьләреннән тыш, күп темаларга язмалары да газета битләрендә еш басыла.

Ринат Батталов
“Яңарыш”ны укып кына калмады республика татарлары. Алар аның битләрендә язмаларын бастыруны үзләре өчен зур дәрәҗәдә итеп санады. “Әдәби сәхифә”дә үз иҗат җимешләрен күрергә күпләр хыяллана. Күпләр өчен “Яңарыш” газетасы олы шигърияткә дә юл бирде”, дип билгеләп үтте Ринат Батталов. Аның сүзләренчә, газета булмаса, күп кенә авторлар олы иҗатка юл тапмас иде.

“Яңарыш”ның “Әдәби сәхифә”сендә һәм “Ижау – иҗат мәйданы” битендә нәшер ителә башлап, соңрак күп кенә авторлар үз китапларын бастырып чыгару бәхетен дә татыдылар. Удмуртиядә яшәп, иҗат итүче биш автор берничә ел элек Татарстан һәм Удмуртия язучылар берлекләренә әгъза итеп кабул ителде.

Бүген газета милләтәшләребез иҗаты белән таныштырып кына чикләнми. Татарстанда һәм башка өлкәләрдә яшәп иҗат итүчеләргә дә урын бирә. Шулай ук соңгы елларда удмурт авторларының әсәрләре дә газета битләрендә еш күренә башлады.

Үткән гасыр азагында татар теле мәктәпләрдә укытылмау сәбәпле, татар балалары да рус телендә иҗат итә башлады. Әмма аларның шигырьләрен, язмаларын да тәрҗемә итеп, “Яңарыш” бастырып килде. Шундыйлар арасында талантлы шагыйрә Гүзәл Исхакова. Соңрак Казанда балалар өчен “Керпе” дип аталган татар һәм рус телендә дөнья күргән китапчыгы белән Гүзәл горурлана.

Рәфис Корбангалиев
Гүзәл Исхакова һәм “Яңарыш” газетасы хезмәткәре, “Яшьлек адымы” бите мөхәррире, шагыйрә Эльмира Нигъмәтҗанованың бергә иҗат ителгән “Яшьлек бөреләре” исемле китап та дөнья күрде.

Күп еллар газетаның бер бите яшьләргә бирелә. Бүген “Яшьлек адымы” битен Альбина Шәйхетдинова алып бара. Ул журналистикага юлын балалар өчен телевизион “Күңелле кыңгырау” тапшыруыннан башлады.

Албина Шәйхетдинова әйтүенчә, яшьләр туган телебездә яза алмый. Аларга рус телендә язарга тәкъдим итәләр һәм үзләре мәкаләләрне тәрҗемә итеп басалар.

Альбина Шәйхетдинова
Газетада һәр катлам укучы үзен кызыксындырган темага язма таба ала. Ислам дине нигезләре белән таныштыручы “Дин һәм әхлак” бите дә укучыларын битараф калдырмый. Бүген бу биткә язмаларны Фәридә Шәһигәрәева әзерли.

Соңгы елларда газета тагын да үсеп, инде башка статус алды. Ул хәзер матбугат һәм мәгълүмат үзәге. “Яңарыш” 16 битлек булып атна саен дөнья күрә. 2010 елда газетаның берничә бәйрәм саны төсле булып чыкты. Әйе, соңгы елларда полиграфия өлкәсендә дә алга китеш сизелә. Газетаны матур итеп бизәп чыгаруда рәссамнар, дизайнерлар күп көч куя. Бу эшне Әхәт Фәррахов, Рәфис Корбангалиев һәм Регина Нәбиуллина башкара.

Ә шулай да газетаны дөньяга чыгаруда корректор иң соңгы сүзен әйтә. Басманың бер генә юлында да хата булырга тиеш түгел. Моның өчен Гөлнара Вәлиева җаваплы. Ул “Яңарыш” белән студент елларында кызыксына башлый. Гөлнара Удмурт университетының татар теле бүлегендә укыды. Ул елларда ук аның студентлар тормышына бәйле язмалары “Яшьлек адымы” битендә дөнья күрә.

Рилия Закирова
Язмаларны саннарга әзерләүдә дә, хаталарны төзәтүдә дә хәзер авырлыклар сизелми. Ә басманы беренче елларда җыюда күпме көч, тырышлык кирәк булуы хакында газетада дистә елга якын корректор, машинистка вазифасын башкаручы Гөлүсә Гыйбадуллина искә алды. Ул вакытта хезмәткәрләр кәгазьгә язса, язмаларны басу өчен машинка да бик иске булуын искә алды ул.

Гөлүсә Гыйбадуллина редакциянең елъязмасын да алып барган. Аның дәфтәрләрендә газетада киткән хаталарга нигезләнеп язылган хатлар, шулай ук кызыклы һәм мәзәк хәлләр теркәлгән, хезмәткәрләргә багышлап язылган юллар саклана.

Газетаның бүгенге саннарын элеккеге еллардагы битләр белән чагыштырырлык түгел, әлбәттә. Газетаны аякка бастыруда тырышлык куйган Зәкуан ага Нуретдин беренче елларда аның артыннан күпме йөрергэ туры килүен исенә төшерде. Ул “Янарыш”ны җиде ел җитәкләде. “Яңарыш”та эшләгән чор минем өчен иң бәхетле еллар булды”, диде Зәкуан Нуретдин.

Гөлүсә Гыйбадуллина белән Гөлнара Вәлиева
“Яңарыш” газетасы Татарстанда игълан ителгән “Бәллүр каләм” бәйгесенең Туган тел номинациясендә берничә тапкыр җиңү яулады.

Ике дистә ел газета күп шәхесләр турында язды. “Яңарыш”ның төрле өлкәләрдә авторлары барлыкка килде. Журналистлар белән бергә алар телебезне, гореф-гадәтләребезне саклап калуда, үстерүдә, татар халкының мәнфәгатьләрен яклауда зур өлеш кертте. Башкарылган эшләр юкка түгел.

Татар газетасы республикада яшәүче милләттәшләребезнең тормышындагы вакыйгалар, шәхесләр белән таныштыручы гына түгел, халыкны берләштерүче чара да булып кала бирә.

XS
SM
MD
LG