Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия оппозициясенең яңа йөзе Владимир Милов


Владимир Милов
Владимир Милов

Русиядә яңа сәяси хәрәкәт таркау оппозицияне сайлауларда хакимияткә каршы көрәшкә тупларга җыена.

Русиядә яңа сәяси хәрәкәт таркау оппозицияне ел ахырында үтәчәк Дәүләт Думасы һәм киләсе язда үтәчәк президент сайлауларында хакимияткә каршы көрәш өчен тупларга җыена.

Путин хакимияткә килгәннән бирле Русиядә оппозицияне берләштерү тырышлыклары шул кадәр күп булды ки, хәзер инде бу турыда яңа белдерүләр игътибарны әллә ни җәлеп итә алмый кебек.

Әмма соңгы вакытта дөньякүләм икътисади кризистан чыгуның акрын баруы, каты кул сәясәтенә нигезләнүче авторитаризм һәм киңкүләм коррупция аркасында илдә хакимиятне тәнкыйтьләүчеләр арта бара, гәрчә аларның саны әлегә күп булмаса да.

Әле генә "Левада" фикер белешү үзәге үткәргән бер тикшеренү нәтиҗәләренә караганда, Русиядә ил дөрес юнәлештә бара дип исәпләүчеләр белән дөрес якка бармый дип санаучылар саны тигезләшкән. Икесе дә 42% чамасы.

Оппозицион сәяси җитәкче Владимир Милов исә: "Былтыр кайбер мәгълүм оппозицион шәхесләр белән бергә оештырган яңа фирка халыкта арта баручы ризасызлыкны үзенең таянычы буларак кулланырга тырышачак", диде. Әмма хәтта ул да үзенең “Халык иреге" фиркасенең Путин хакимияте белән алышка чыга алмавын таный.

Милов "Солидарность" хәрәкәте җыенында чыгыш ясый
39 яшен тутырып килүче, озын буйлы, сөйкемле, матур итеп сөйли белүче, заманында энергия министры урынбасары булган Милов либерал оппозициянең протест чараларында иң алдынгы рәтләрдә була. Әмма, әгәр дә ул президент сайлауда намзәт буларак теркәлергә уйласа, аңа бик зур кыенлыклар аша үтәргә туры киләчәк.

Моңарчы үткән сайлауларда чын оппозиция вәкилләре дәүләт киңкүләм мәгълүмат чараларына кертелмәде, төрле техник җитешсезлекләр табылып намзәт буларак теркәлүдән читләштерелде, сайлауда катнашкан очракта да аларга каршы төрле хәрәмләшүләр оештырылды. Нәтиҗәдә либерал фиркаләр Думадагы барлык урыннарын да югалтты. Хакимият исә аларны бернинди тәкъдим итәрдәй нәрсәләре юк дип мыскыллады.

Хәер, оппозицион фиркаләрнең үзләренең хаталары да шактый күп булды. Көндәш сәясәтчеләр үзара фикер аермалыкларын читкә куеп, президент сайлауга уртак намзәт чыгара алмады. Бары тик бу турыда сүз сөйләү белән генә чикләнеп калды.

Милов оппозиция хәзер парламент һәм президент сайлауга намзәт буларак теркәлергә тырышырга тиеш. "Аннан соң озак вакыт сайлаулар булмаячак", ди.

Парламент сайлау быел декабрь аенда, президент саулау киләсе язда узачак. Шуннан соң 2018 елга кадәр президент сайлау көтелми.

Сулдан уңга: Рыжков, Касьянов, Немцов һәм Милов
"Халык иреге" фиркасен оештыручылар арасында Миловтан кала, Ельцин чорында реформачыл хөкүмәт җитәкчеләренең берсе булган Борис Немцов, элекке Дума депутаты Владимир Рыжков һәм элекке премьер-министр Михаил Касьянов та бар.

Милов хакимиятнең аларга рәсми теркәлү мөмкинлеге бирәчәгенә бик ышанмаса да: “Без кул кушырып утыра алмыйбыз, Путин авторитар хакимиятенә халыкның тормышчан һәм ышанычлы оппозицияне яклавына киртә кую мөмкинлеге бирергә ярамый”, диде.

Оппозиция ни өчен президентлыкка яхшырак мәгълүм булган оппозицион сәясәтчеләрне түгел, ә Миловны якларга тиеш дигән сорауга исә Милов: “Җәмгыять яңа йөзләргә сусаган”, дип җавап бирә һәм оппозициянең күп өлешен яңартырга чакыра.
XS
SM
MD
LG