Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 08:24

Русия фәннәр академиясенең Шәркыятне өйрәнү институты мөдире Виталий Наумкин, гарәп дөньясында кайнаган вазгыять Русиядәге мөселман өммәтенә йогынты ясамаячак дигән карашта.

“Төньяк Африкадагы хәлләр дини яктан караганда Русиядәге мөселманнар өчен бернинди дә үрнәк була алмый. Әмма бер урталык алай да бар - бездә дә шундый ук социаль проблемнар бар бит. Бу - хәзер барысы да сөйләгән, әмма аны ничек бетерү юлларын белмәгән ришвәтчелек. Бу - шул ук аерым бер төбәкләрдәге эшсезлек, эш таба алмаган яшьләр, яшьләргә эшләрендә үсәргә мөмкинлек бирмәгән түрәләр, бюрократиянең озак еллар утыруы”, дип яза Наумкин чәршәмбе көнне “НГ-Религия” газетындагы мәкаләсендә.

Аның фикеренчә, гарәп илләреннән Русия мөселманнарына ниндидер зәхмәтле йогынты булуы турында сүз куерту һич дөрес түгел. “Хәзер Якын Көнчыгышта булган хәлләрдә исламчылар тоткан урынны күпертергә тырышу ярылып ята. Уйлавымча, безнең Төньяк Кавказда барган хәлләрдә җаваплыкны чит илләрдәге исламчыларга аударырга маташу нык тискәре нәтиҗә генә бирә”, диелә мәкаләдә.

Наумкин “гарәп илләрендәге вакыйгалар тулысынча социаль сәбәпләр аркасында гына чыкты" дип исәпли һәм алар артында исламчылар тора дигән фикер дөрес түгел ди.

Мисал өчен, Туниста исламчылар хәрәкәте бик йомшак, андагы хәлләрдә дини эз бөтенләй сизелми. Андагы тәүге дини партиягә эшләү рөхсәте шушы атна башында гына бирелде.

“Мисырда булган хәлләрдә, бәлки, андагы иң оешкан хәрәкәт буларак “Мөселман кардәшлеге” катнашкандыр да. Әмма җыелган халык кычкырган шигарләр нигезендә дә, әлеге йөрешләрдә катнашканнарга карап та, исламчылар күтәрелештә төп оештыручы иде дигән нәтиҗә ясап булмый", ди шушы шәркыять белгече.

"Ә инде Либиягә килгәндә, андагы вакыйгалар төрле кабиләләр арасындагы эчке мөнәсәбәтләргә, беренче чиратта “илнең Каддафи режимыннан аруына, ил халкының 30%-ы эшсез булуга” бәйле", дип яза Наумкин.

Шуны белә торып “хәзер ислам куркынычы турында сөйләү конструктив түгел һәм гомумән файдасыз”, дип йомгак ясый Русиянең шәркыятьне өйрәнү институты мөдире Виталий Наумкин.

XS
SM
MD
LG