Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 05:33

Миңнеханов Азәрбәйҗан татарларына FIAT вәгъдә итте


Азәрбәйҗан татарлары Татарстан президентын каршылый

Азәрбәйҗан татарлары Татарстан президентын каршылый

Татарстан президенты Азәрбәйҗан татарларын телне, мәдәният һәм гореф-гадәтләрне онытмаска чакырды.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Баку сәфәре барышында Азәрбәйҗандагы татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашу үткәрде.

Бакуда, Татарстанның Азәрбәйҗандагы даими вәкиллегендә үткән очрашуда Миңнеханов татар җәмгыяте активистларына телне, гореф-гадәтләрне һәм мәдәниятне саклау тырышлыклары өчен рәхмәт белдерде.

Татарстан президенты “Казан һәрвакыт барлык татарларның үзәге булды һәм булачак та, кайда яшәвебезгә карамастан, бер милләт булуыбызны онытмыйк”, - диде.

Миңнеханов татарларга шулай ук Азәрбәйҗан президенты Илһам Алиев белән очрашуда аңа Азәрбәйҗандагы татар диаспорасына ярдәм иткәне, татар мәдәниятенә җылы мөнәсәбәт күрсәткәне өчен рәхмәт белдергәнлеген әйтте.


[tatar.ru видеосы]

Азәрбәйҗандагы татар җәмгыяте ихтыяҗлары, илнең төрле өлешләрендә концертлар кую өчен ул тиздән Бакуга бүләк итеп Fiat Ducato микроавтобусы җибәрәчәген әйтте.

Миңнеханов шулай ук Азәрбәйҗандагы татар яшьләренә Татарстандагы югары уку йортларына керүдә ярдәм вәгъдә итте.

Казан кунагы Азәрбәйҗандагы татар гаиләләре балаларын Татарстандагы җәйге лагерьларда ял иттерү тәкъдимен дә хуплады. Бу аларга татар телен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен өйрәнергә ярдәм итәр иде диелде. Миңнеханов фикеренчә, бу эшне Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетына йөкләргә кирәк.

Азәрбәйҗандагы татар җәмгыяте рәисәсе Илмира Ильязова Татарстан президентына үз тәкъдимнәрен җиткерде. Ул Азәрбәйҗанда Габдулла Тукай һәйкәле ачуга әзерлек баруы турында сөйләде. Бу турыда Азәрбәйҗан хөкүмәте белән сөйләшүләр бара икән. Ильязова шулай ук татар телен, динне, татар халкының милли йолаларын өйрәнү дәресләре турында да сөйләде.

Азәрбәйҗандагы татар яшьләренең “Яшьлек” үзәге рәисе Диаз Әхмәтҗанов Миңнехановка татар яшьләренең сәламен җиткерде.

Очрашуда Татарстанның Азәрбәйҗандагы даими вәкиле Наил Зарипов, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров та катнашты.

Миңнеханов Азәрбәйҗан татар диаспорасы активистларына Татарстан бүләкләрен тапшырды. “Туган тел” татар мәдәни җәмгыятенең идарә рәисәсе Гөлҗан Мәсәутовага, җәмгыятьнең идарә әгъзалары Наил Имангулов һәм Илмира Саттаровага Татарстан президентының рәхмәт хатлары тапшырылды.

Азәрбәйҗанда барлыгы 27 меңләп татар исәпләнә. Аларның зур күпчелеге Бакуда тупланган.

Татарларны туплауда төп эшне 1996 елдан бирле Гөлҗан Мәсәутова җитәкчелегендә эшләүче “Туган тел” җәмгыяте башкара.

Алар Азәрбәйҗанның һәм Татарстанның дәүләт бәйрәмнәренә, Габдулла Тукай, Салих Сәйдәшев, Муса Җәлилгә һәм башка күренекле шәхесләргә багышланган чараларгы җыела. Рамазан, Нәүрүз, Мәүлид бәйрәмнәре даими үткәрелеп килә. 2004 елдан бирле һәр җәйдә Сабантуй да уздырыла.

Бүген Бакуда, ә бер көн элек Германиядә

Сишәмбе көнне Татарстан президенты Миңнеханов Лейпциг шәһәрендә Германиядәге татар җәмәгатьчелеге белән дә очрашкан иде.

Миңнеханов Лейпцигта анда барган һәм машина төзүгә багышланган халыкара ярминкәдә катнашып Татарстан мөмкинлекләрен тәкдим итте, Германиянең кайбер уку йортлары җитәкчеләре белән очрашты.

Татарстан инде шактый еллар илнең Саксония (Freistaat Sachsen) җире белән хезмәттәшлек итә.

Миңнехановның Лейпцигта татар җәмәгатьчелеге белән очрашуы турында Азатлыкка Германиянең Дармштат шәһәре университетында белем алучы Ильяс Ямбаев сөйләде:



Миңнеханов Лейпцигта Германия татарлары белән


фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG