Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда хокукларын якларга теләүчеләр арта


Кеше хокуклары өчен җаваплы вәкил Сәрия Сабурская
Кеше хокуклары өчен җаваплы вәкил Сәрия Сабурская

Татарстан омбудсмены 2010 елда Татарстанда кеше хокукларының ни дәрәҗәдә үтәлүе турындагы рәсми хисабы белән таныштырды. Хакимият җитешсезлекләрен төзәтерме?


Кеше хокуклары өчен җаваплы вәкил Сәрия Сабурскаяның әйтүенә караганда, 2010 елда хокук яклаучыга якынча 40%ка күбрәк кеше мөрәҗәгать иткән. Алар арасында беренче урыннарда мәхкәмә карары белән килешмәүчеләр (199) һәм тәртип саклаучылар гамәленнән зарланучылар (160) тора икән.

Кеше хокуклары бозылу очраклары армиядә һәм төрмәләрдә генә түгел, эш хакы вакытында түләнмәгән хезмәт базарында, тарифлар артып торган торак-коммуналь хуҗалыкта, ветераннарны торак белән тәэмин итүдә, инвалидларның социаль-көнкүреш биналарга керә алмавында һәм башка тармакларда да булып тора.

Алар күп очракларда түрәләрнең вазифаларын тиешенчә үтәмәү, канун бозу, ришвәтчелек аркасында килеп чыга. Мәсәлән, кризислы бу елларда хезмәткәрләргә эш хакы тиешенчә түләнми.

Бик күп кеше үзләренең эш хакларын алыр өчен мәхкәмәгә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булган. Мондый очраклар арта бара, 2010 елның беренче яртысында гына да эш хакын түләүгә кагылышлы 22 мең тирәсе эш каралган.

Кешеләр коммуналь хезмәтләрдән зыян күрә

Торак-коммуналь хуҗалык хаклары беркемне дә битараф калдырмый. Күпләрнең һәр фатирдан, йорттан җыелган акчаларның ничек тотылуын беләсе килә. Әмма бу хакта мәгълүмат алу бик авыр.

Коммуналь хакларның арттырылып исәпләнүе турында Кеше хокуклары өчен җаваплы вәкилгә дә шикаятьләр язалар. Кайбер очракларда ул ярдәм итә дә ала.

Казанда технология университеты тулай торагында яшәгән бер ханым, коммуналь түләүләр арттырылып билгеләнә дип, аларны түләми барган. Нәтиҗәдә коммуналь хуҗалык өчен җаваплы оешма аның бүлмәсендә электр утын сүндергән. Зыян күргән ханым кеше хокуклары өчен җаваплы вәкил ярдәмендә мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән.

Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе торак түләүләрен арттыру нигезсез булган, утны сүндерү канунга туры килми дигән карар чыгарган. Мәхкәмә карары нигезендә коммуналь түләүләр яңадан исәпләнгән, электр уты ялганган.

Вәгъдә ителгән фатирны алып кара

II дөнья сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү канунының үтәлеше дә бик күп ветераннарны гаделлек сорап, хатлар язарга мәҗбүр иткән. Авыл җирендә яшәүче өлкәннәрнең хокуклары шәһәрдәге ветераннарныкы белән тигез түгел, диелгән Кеше хокуклары өчен җаваплының хисабында.

Авыл йортларында кайнар һәм җылы су, канализация, җылыту системнары юк. Мондый йортны бөтен мөмкинлекләре булган уңайлы торак дип атап буламы?

Өйләре шактый зур булганга күрә, җирле үзидарәләр ветераннарны чиратка язудан баш тарта. Бу хакта да Кеше хокуклары өчен җаваплы вәкилгә әйтәләр.

Ятим балаларны торак белән тәэмин итү мәсьәләсендә бернинди яңалык юк. Элекке елларда да бу канун үтәлмәгән, 2010 елда да хәлләр шулай дәвам иткән икән.

Армиягә озатучылар ниләр күреп кайткан?

Кеше хокуклары өчен җаваплы вәкилнең еллык хисабында әйтелгәнчә, армиягә хәрби хезмәткә алынган егетләрдән һәм аларның ата-аналарыннан гаризалар бертуктамый килеп тора.

2010 елда кеше хокуклары өчен җаваплы вәкил һәм иҗтимагый оешмалар Татарстаннан чакырылган солдатлар хезмәт иткән 8 төбәккә озатып баруны оештырган. Мәсәлән, Хабаровски, Владивосток, Севастополь, Свердлау өлкәсе, Ульяновски, Новочеркасски, һәм Буденовскига солдатларны озатып барганнар.

Хезмәт урынына барганда да инде шактый җитешсезлекләр ачыкланган. Мәсәлән, Хабаровски поездында урыннар җитәрлек санда аерылмаган. Хәрби хезмәткә баручыларга поездта 3нче киштәдә йокларга туры килгән.

Буденовскига барганда, билетлар уңайсыз вакытка алынган, Дондагы Ростов каласында поездны 15 сәгать көтәргә туры килгән, егетләр төнлә вокзал идәнендә йокларга мәҗбүр булган. Нәтиҗәдә күбесенә салкын тигән.

Шулай ук Владивостокка баручылар арасында хәрби хезмәткә яраксыз кешеләр барлыгы ачыкланган, аларның берсе психик авыру булган, ул дәваланырга җибәрелгән.

Төрмәләрдә урын җитми

Әмма иң каты сүзләр төрмә, колония һәм иректән мәхрүм итүче башка урыннарга карата әйтелде. Кеше хокуклары өчен җаваплы вәкил хисабында китерелгән саннарга караганда, республикада 15 043 кеше иректән мәхрүм ителгән. Лимит – 15957 урын.

Шул ук вакытта җаваплы вәкил, төрмә, колонияләрдә урын җитмәү мәсьәләсе барлыгын таный. Мәсәлән, төрле колонияләрдә каралган урыннарга караганда 2дән алып 270кә кадәр кадәр күбрәк кеше урнаштырылган.

Омбудсмен альтернатив җәзалар һәм тоткыннарны вакытыннан алдарак иреккә чыгаруның башка юлларын карарга тәкъдим итә. Тоткыннар Кеше хокуклары өчен җаваплы вәкилгә шикаятьләрен дә җибәрә алмый икән. Хатлары кыскартыла, цензурага дучар була. Кешеләр шикаятьләрен утырган җирнең идарәсеннән качырып җибәрергә мәҗбүр булганнарын яза.

Шулай ук җаваплы вәкилгә иректән мәхрүм ителгәннәрнең медик-социаль тикшерү нәтиҗәләре белән килешмәүләре турында да бик күп язалар.

2010 елда кеше хокуклары өчен җаваплы вәкил хокук саклау оешмалары вәкилләре белән бергәләп, вакытлыча тоткарлау урыннарында 15 тикшерү үткәргән. Нәтиҗәдә Татарстандагы Эчке эшләр министрлыгы карамагында булган 45 изоляторның 6сы гына куелган таләпләргә җавап бирүе ачыкланган.

Халыкара стандартлар нигезендә тагын 18 шундый вакытлыча тоткарлау урынын төзергә кирәк, 13ен төзекләндерү зарур, диелә Кеше хокуклары өчен җаваплы вәкилнең хисабында.

Хакимият хезмәттәшлек вәгъдә итә, әмма..

Кеше хокуклары өчен җаваплы вәкилнең хисабына хакимият вәкилләре шундук реакция дә белдерде. Сәрия Сабурскаяның чыгышын тыңларга килгән хөкүмәт рәисе урынбасары Равил Моратов җаваплы вәкилгә теләктәшлек белдерде, ярдәм итәчәгенә ышандырды.

Татарстандагы Эчке эшләр министрлыгы исә кеше хокуклары өчен һәм балалар хокуклары өчен җаваплы вәкилләргә хезмәттәшлек итү вәгъдәләрен бирде, әмма башка хокук яклаучыларга тәнкыйть белдерде.

Татарстанның Җәмәгать пулаты каршындагы Иҗтимагый күзәтү комиссиясе дә күптән түгел вакытлыча тоткарлау урыннарын тикшергән иде. Әлеге оешма әзерләгән хисапта, изоляторларда тоткыннарга йоклау өчен урыннар каралмаган, диварлар сөялеп булмаслык итеп, кытыршы итеп акшарланган диелгән иде.

Татарстандагы эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров үзенең җавап сүзендә моңа мөнәсәбәт белдерде. Ул Иҗтимагый күзәтү комиссиясен кешеләргә ярдәм итү урынына, үзләренә PR ясауда гаепләде.

Сәфәров: “Эчке эшләр министрлыгы җитешсезлекләрне чыннан да төзәтергә тели, әмма үзебезне корбан тәкәсе итеп тотуга юл куймаячакбыз”, дип белдерде.

Министр комиссиянең яңа җитәкчесе, кеше хокуклары өчен элекке вәкил Рәшит Вәгыйзов белән конструктив эш алып барачагына өметен белдерде.
XS
SM
MD
LG