Accessibility links

Башкорт яшьләр иттифагы егетләре ачлык гамәлен башлады


Флорид Багаев
Флорид Багаев

Башкорт яшьләр иттифагы Башкортстан президенты, эчке эшләр министры һәм прокурорына мөрәҗәгать күндерде. Анда кайбер түрәләр һәм көч структуралары хезмәткәрләре төбәктә милләтара киеренкелек тудыра, тынычлыкны боза диелә.


Атап әйткәндә, сүз 26 февраль узган Бөтендөнья башкортлары корылтае башкарма комитеты утырышы эшенә кысылу һәм милли лидерларны кулга алу турында бара.

26 февраль Бөтендөнья башкортлары корылтае башкарма комитеты утырышы узган иде. Аның алдыннан милли лидерлардан Артур Иделбаев, соңрак исә Айрат Дилмөхәммәтов тоткарланды. Утырыш парламент бинасында узды. Бина милиция белән уратып алынган иде. Аңа барлык башкорт милли оешмалары җитәкчеләре чакырылса да, аларның күпчелеге чарага үткәрелмәде.

Утырышта башкарма комитет рәисе Илгиз Солтанморатовны вазифасында калдыру-калдырмау мәсьәләсе каралды. Аны яклап 20 тавыш, аңа каршы 16 һәм 8 кешенең битараф булуын ирештергән идек. Әлеге мөрәҗәгатьтә ул тавышларның дөрес булмавы әйтелә. Аңа караганда, Илгиз Солтанморатовны яклаучылар арасында өч кеше башкарма комитет әгъзасы түгел. Мөрәҗәгатьтә кворум булсын өчен башкарма комитет рәисен ким дигәндә 23 кеше якларга тиешлеге әйтелә. Айрат Дилмөхәммәтов һәм Артур Иделбаевларны иреккә чыгару таләп ителә.

2 март төштән соң берничә башкорт егете ачлык игълан итте. Бу хакта, әлеге каршылыклар башлангач та Башкорт дәүләт университетының тарих факультетында укуыннан куылган, Башкорт яшьләре иттифагы рәисе вазифасын алып баручы Флорид Багаев ирештерде:

“Мин Бөтендөнья башкортлары конгрессының яшьләр җитәкчесе Фәнзил Әхмәтшин белән ачлык игълан иттем. Якын араларда безгә башкалар да кушылыр дип көтәбез. Ачлыкны без тулай торакта тотабыз. Төп таләбебез — кулга алынучыларны азат итү һәм безне эзәрлекләүне туктату”.



Вакыйгалар хронологиясе

вакыйгалар хронологиясе

  • 12 март – Башкорт корылтае рәисе Илгиз Солтанморатов ачлык тотучыларга мөрәҗәгать итеп, бу чараны туктатырга чакыра.
  • 11 март – Ачлык тотучылар саны 150 кешегә җитә.
  • 10 март – Ачлык тотучылар саны 46 кешегә җитте. Иттифак яшьләре ачлык тоту сәбәпләрен аңлатып матбугат очрашуы үткәрә. Иттифак әгъзалары Башкорт корылтаеның Башкарма комитеты вәкилләре белән очраша. Артур Иделбаевның Югары мәхкәмәдә кассацион шикаятен карау эше 10 марттан 17сенә күчерелә.
  • 8 март – Ачлык чарасына тагын биш егет һәм сигез кыз кушылды. Ачлык тотучылар саны 28 кешегә җитте.
  • 7 март – Ачлык чарасына тагын алты егет кушылды: Заһид Кунафин, Илнур Мөһиянов, Азат Монасыйпов, Рафаил Гобәйдуллин, Тимур Сәфәргалиев. Азамат Солтанов, сәламәтлеге сәбәпле ачлыгын туктаткан. Ачлык тотучылар саны унбишкә җитте.
  • 6 март – Ачлык чарасына тагын өч егет кушылды: иттифакның элекке рәисе Фәүзил Маликов, хәзерге рәис урынбасары Илгиз Такалов һәм югары уку йортлары белән эш итү бүлеге башлыгы Илдар Усманов. Ачлык тотучылар саны унбергә җитте.
  • 4 март – Тагын өч кеше, Илнур Әбдрәшитов, Айнур Котлыбаев һәм Айгиз Сафин кушылып, һәм тоткарланган Артур Иделбаевны да санап, ачлык тотучылар саны сигезгә җитә. Президент Хәмитов телефоннан шылтыратып, ачлык тотучыларның таләпләре белән кызыксына, бар мәгълүматны да тикшереп, мәсьәләгә ачыклык кертеләчәген вәгъдә итә.
  • 3 март – Ачлык тотучы яшьләргә тагын ике егет, Азамат Солтанов һәм Әүфәт Буранов өстәлә.
  • 2 март – Русиянең Хисап пулаты Башкортстанда бюджет акчаларының ничек тотылуын тикшерү нәтиҗәсен бәян итте. Мортаза Рәхимов чорында шикле максатларда 22,6 миллиард сум сарыф ителгән диелә.
  • 2 март – Башкорт яшьләре иттифагы җитәкчесе Флорид Багаев һәм Башкорт корылтае җитәкчесе урынбасары Фәнзил Әхмәтшин, радикал милләтчеләргә каршы эзәрлекләүләрне туктату таләбе белән ачлык башлый.
  • 26 февраль – Башкорт корылтаеның Башкарма комитеты ябык утырышында рәис Илгиз Солтанморатовка ышаныч белдерә. Аны яклап – 20, каршы – 16 тавыш бирелә, 8 әгъза тотылып кала. Башкорт милләтчеләре, җыелыш алдыннан тавыш бирәсе кешеләргә зур басым ясалды, куәт хезмәтләре аларны куркытып, өйдән-өйгә йөрде дип белдерә.
  • 24 февраль – Кичке 8-дә радикал милләтчеләрнең җитәкчесе, ветеран активист Артур Иделбаев тоткарлана. Иделбаевка каршы ике җинаять эше алып барыла: берсе – журналистларга каршы көч куллануда, икенчесе – дәүләт акчасын туздыруда гаепләү.
  • 23 февраль – Президент Хәмитов БСТ хезмәткәрләре белән очраша, аларны заманча тапшырулар әзерләүгә өнди. Гүзәл Ибраһимованы җитәкче буларак яклавын белдерә, ләкин башкорт телендәге тапшырулар күләмен кискен арттыруны таләп итә.
  • 21 февраль – Элекке премьер-министр Раил Сарбаевка каршы җинаять эше ачылу игълан ителә.
  • 18 февраль – Интернетта БСТ/Юлдаш ширкәтендәге 54 хезмәткәрнең президент Хәмитовка язган ачык хаты чыга. Анда ширкәтнең хәзерге җитәкчесе Гүзәл Ибраһимованың эше кискен тәнкыйтьләнә, башкорт телендәге тапшырулар юк ителә дигән гаеп ташлана.
  • 11 февраль – Уфада Русия Дәүләт шурасының милли сәясәткә багышланган утырышы үткәрелә, Медведев «Русиянең гомумсәяси милләте»н булдыру кирәклеген белдерә. Аңа кадәр Русия җитәкчесе Башкортстандагы милли оешмалар вәкилләре белән очраша. Башкорт корылтае рәисе Илгиз Солтанморатов анда Русия президентын республиканың төп халкы – башкортлар исеменнән сәламли, татар вәкиленә сүз бирелми.
  • 5 февраль – Башкорт корылтаеның башкарма комитеты Медведевнең Уфага килүе алдыннан киңәйтелгән җыелыш үткәрә, Русия Дәүләт шурасына мөрәҗәгать карый һәм 26 февральгә яңа җыелыш билгели. Анда рәис Илгиз Сотанморатовка ышаныч белдерү-белдермәү мәсьәләсе дә кертелә. Башкорт милләтчеләре арасында Хәмитовка ризасызлык арта.
  • 20 декабрь – “Урал” фондының мәгълүмат хезмәте башлыгы Сергей Лаврентьев (Рәхимов чорында аның киңәшчесе), дәүләт (яңа президент) фонд эшләренә тыкшына алмый, акчаны кая юнәлтү карарын бары тик Рәхимов җитәкчелегендәге шура хәл итә дип белдерә. «Хөкүмәт вәкилләре анда беркайчан да күпчелектә булмаячак», дип өсти Лаврентьев. Рәхимовның бу акчаны бары үз контролендә генә калдыруы яңа президент Хәмитовның зур ризасызлыгына сәбәп була.
  • 22 октябрь – Мортаза Рәхимов “Урал” хәйрия фондының шура рәисе итеп сайлана. Башкортстанның ягулык тармагын сатудан кергән 63 миллиард сум акча (якынча $2 миллиард) нәкъ менә шушы фондка күчерелә.
  • 2 август – Президент Хәмитов Башкортстан телерадиоширкәте башлыгы итеп Гүзәл Ибраһимованы билгели. БСТ телеканалында реформалар башлана.
  • 15 июль – Русия президенты Медведев Башкортстанның күпъелгы башлыгы Мортаза Рәхимовның эшеннән китүен кабул итә. Яңа президент итеп Мәскәүдән Рөстәм Хәмитов тәкъдим ителә.
XS
SM
MD
LG