Accessibility links

Кайнар хәбәр

Степашин Башкортстанда тирән “казый” алмаган


Сергей Степашин
Сергей Степашин

Русия Хисап пулатының Башкортстанда ике ай буе үткәргән тикшерү йомгаклары бәян ителде. Республика бюджетына 22,6 миллиард сум зыян китерелгән дип әйтелә анда.


Русия Хисап пулатының берничә төркеме узган елның ноябрь азагыннан быелгы гыйнвар азагына кадәр Башкортстанда бюджет өлкәсендәге кимчелекләрне тикшергән иде. Бу тикшерүнең булачагын сентябрь аенда Уфага килгәндә Русия Хисап пулаты башлыгы Сергей Степашин вәгъдә итеп китте.

Ул чакта Сергей Степашин: "Башкортстанның элекке җитәкчелегенең икътисад өлкәсендәге эшчәнлеге нәтиҗәләрен җентекле тикшерелеп, тиешле бәя биреләчәк", дип әйткән иде. “Мортаза Рәхимов җитәкчелегендәге элекке хакимиятләр республиканың бар мөлкәтен читкә сатып беткән. Кемнәргә сатылган ул, күпмегә сатылган һәм ни бәрабәренә сатылган – менә шуларны тикшерәчәкбез”, дигән иде Сергей Степашин.

Мәскәү вәкиллеге аеруча Башкортстанның ягулык-энергетика тармагындагы хәлләргә зур игътибар бирәчәк дип фаразланды. Әмма бу фаразлар чынга ашмаган. Бу тармакка озак еллар Мортаза Рәхимовның улы Урал Рәхимов җитәкчелек итте. Ә 2009 елда ягулык-энергетика тармагы тулысынча Русиянең “Система” холдингына сатылды. Аны сатудан алынган 2,5 млрд доллар акчаның кая киткәне берничә айдан соң гына билгеле булды: Уралның әтисе карамагына күчкән булып чыкты ул. Урал Рәхимов исә бер ел ярым элек үк чит илгә чыгып китте. Ә нефть тармагын сатудан кергән 2, 3 миллиард доллар акчаның Мортаза Рәхимов җитәкләгән “Урал” хәйрия фондына кергәне ачыкланды.

Русия Хисап пулаты Башкортстан икътисадының 2009-2010 еллардагы хәлен генә тикшергән. Ә ягулык-энергетика тармагы һич тикшерелмәгән. Анда иң күп кимчелекләр төзелеш тармагында, урман хуҗалыгында табылган дип әйтелә. Аеруча мәгариф өлкәсендәге төзелешләрдә хилафлыклар булган. Шул уңайдан элегрәк республика мәгариф министры Зиннәт Аллаяров белән аның элекке урынбасары Ринат Тимербаевларга карата җинаять эшләре ачылуы хакында хәбәр ителде. Аннан соң элекке премьер-министр Раил Сарбаевка һәм тагын башка ваграк түрәләргә карата җинаять эшләре ачылды.

Башкортстанның ягулык-энергетика тармагындагы мутлашуларның тикшерелмәвен, бәйсез сәясәтчеләр һәм икътисад белгечләре Мәскәү Кремленнән шулай кушылгандыр дип фаразлый.

Башкортстанның элекке Берләшкән оппозициясе башлыгы Рамил Бигнов: “Хисап пулаты башкармаган эшне башка яклап та эшләп карарга мөмкин”, ди. Ул республика ягулык-энергетика тармагын сатудан кергән акчаларны “Урал” фондыннан дәүләткә кайтарып бирүне таләп итеп, Уфаның Ленин районы мәхкәмәсенә мөрәҗәгать юлланганын әйтте.
XS
SM
MD
LG