Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 22:52

“Туган тел” бәйгесе яңа талантлар ача


Элегрәк үткән җыр бәйгесеннән күренеш (архив фотосы)

Элегрәк үткән җыр бәйгесеннән күренеш (архив фотосы)

Башкортстанның Дүртөйле шәһәрендә 17-18 март көннәрендә “Туган тел-2011” татар җыры бәйгесенең йомгаклау өлеше үтәчәк. 1995 елда башлангыч алган бәйге быел тугызынчы тапкыр оештырыла.

Быелгы ярышманы Башкортстан мәдәният министрлыгы, республика халык иҗаты үзәге, Дүртөйле шәһәре хакимияте һәм Башкортстан Татар конгрессы берлектә оештыра.

Әле бу бәйгегә районнарда һәм шәһәрләрдә сайлап алу турлары тәмамлана. Бәйгенең Дүртөйле шәһәрендә үтәчәк йомгаклау өлешенә илледән артык яшь башкаручы гариза бирәчәк дип көтелә. “Туган тел” татар башкаручылары бәйгесендә, һәрвакытагыча, үзешчән җырчылар, шулай ук сәнгать уку йортларының беренче сыйныфлары укучылары катнашачак. Алар 16 яшьтән 35 яшькә кадәр аралыкта булырга тиеш.

Шушы бәйгегә әзерлекне оештыру комитеты рәисе, Бөтендөнья Татар конгрессының Башкортстандагы даими вәкиле, танылган композитор Алик Локманов бәйгегә әзерлек мәсьәләләрен тикшергән утырыш үткәрде. “Быелгы бәйгенең байтак кына үзенчәлекләре бар”, ди Алик әфәнде.

Алик Локманов әйтүенчә, быелгы сәнгать бәйгесенең дә яңа талантлар ачуына шик юк. “Туган тел” бәйгесендә катнашучыларның соңгы сайлап алу чыгышлары 17-18 март көннәрендә Дүртөйле шәһәре мәдәният сараенда үтәчәк. Конкурсантлар ике татар халык җыры һәм ике автор җырын әзерләргә тиеш. Гала-концерт һәм җиңүчеләрне бүләкләү 18 мартта үтә. Анда танылган җырчылар да катнашачак.

XS
SM
MD
LG