Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфа татарлары Хәмитовка мөрәҗәгать әзерли


Уфа татарларының элегрәк үткән бер җыелышыннан күренеш (архив фотосы)
Уфа татарларының элегрәк үткән бер җыелышыннан күренеш (архив фотосы)

Башкортстанның берничә татар милли оешмасы атнакич көнне чираттагы киңәшмәсен үткәрде. Анда республика президентына яңа мөрәҗәгать әзерләүгә тәкъдимнәр кабул ителде.


Шушындый утырыш
бу атнаның сишәмбесендә тагын да киңәйтелгән төстә оештырылган иде. Ә әлеге киңәшмәдә президентка тәгаен таләпләр җиткерү буенча төзелгән төркем әгъзалары тагын да фикер алышты һәм өстәмә тәкъдимнәр язып куйды. Мөрәҗәгать шушы көннәрдә әзерләнеп бетеп, ул янә дә Рөстәм Хәмитовка җибәреләчәк.

Киңәшмәдә Башкортстан Татар конгрессының Кушнаренко районы бүлеге рәистәше Илфир Гәрәев та катнашты. Аның фикеренчә, президент хакимияте хезмәткәрләре Рөстәм Хәмитовның татар милли оешмалары вәкилләре белән очрашуын узган ел азагында ук оештырырга вәгъдә иткән.

“Әмма инде бу елның да өченче ае башланып китте, һаман да президент татар җәмәгатьчелеге белән очрашырга вакыт таба алмый. Шул ук вакытта Рөстәм Хәмитов башкорт милли оешмалары белән әллә ничә тапкыр очрашты инде. Без хәзер президентка очрашу хакында тагын бер мөрәҗәгать итеп карыйбыз. Инде бу юлы да безгә игътибар булмаса, башка чараларга күчәргә туры киләчәк”, ди Илфир Гәрәев.

Илфир әфәнде әйтүенчә, Башкортстан президенты республика татарларының ихтыяҗларына быел игълан ителгән “Татулык елы”на сылтанып булса да, күзгә-күз очрашу оештырырга тиеш.

“Республика татарларының дистә еллар буе җыелып килгән проблемаларын бер селтәнүдә генә хәл итеп булмасы мәгълүм, әмма яңа президент аларны әкренләп булса да чишә башласа хәерле булыр”, ди Илфир Гәрәев.
XS
SM
MD
LG