Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Демократиядә сөйләү түгел, тыңлый белү мөһим”


АКШның Чикаго университетында хокук һәм әхлак профессоры Марта Нуссбаум үзенең яңа китабында белем һәм тәрбия бирү ысулларына карап, киләчәктә нинди җәмгыять булачагын фаразлап була, дип яза.

"Балачактан ук сабыйларны яңалыкка омтылырга, мантыйклы һәм тәнкыйтьчән итеп уйлый белергә өйрәтү мөһим", ди Нуссбаум. Шул очракта җәмгыять өстән бирелгән фәрманнарны үтәр алдыннан уйлаячак, аларга курчак кебек буйсынмаячак, хакимиятләр булдыксызлык күрсәтсә, аларга каршы тору юлларын табачак.

Яхшыны начардан аера беләсеңме?

Каршы тору юлы дигәннән, биредә профессор ханым: "Сүз бары тик бәхәсне алып бару осталыгы турында бара", ди. Дөньяның күпчелек илләрендә Сократ һәм Платонның фәлсәфи әсәрләре нигезендә шәкертләр “яхшы дәлилне начар дәлилдән” аера белергә өйрәнә.

"Яхшыны начардан аера белү, хакимиятләр яки мода басымына дучар булган бүгенге җәмгыятьләрдә аеруча мөһим", ди Нуссбаум.

Көнбатышта һәр кеше аерым, шәхсияткә кагылырга ярамый дип сөйләргә яраталар. Әмма демократия өчен бу гына җитми. Демократия өчен шушы аерым кешеләрнең бер-берсе белән сөйләшә белүе мөһим.

“Демократия ул бер-береңне тыңлау һәм хөрмәт итү”, ди профессор.

Шулай ук кеше үзен әңгәмәдәше урынына куярга, хәленә керә белергә тиеш. Кечкенә балаларның рольләргә кереп уйнауларын, уйнаган бу рольгә генә хас булган хис-тойгыларын яшермичә күрсәтә алуларын һәркемнең күргәне бардыр. Үсә төшкәч балалар хисләрен яшерергә, үз эчләренә йомылырга өйрәнә.

Дөнья күрми дөнья кешесе булмассың

Төрле милләтләр, диннәр һәм кабиләләргә бүленеп беткән бу дөньяда милли үзенчәлекне саклау белән бергә, шул глобаль дөньяда үз урыныңны күрә белергә кирәк. Моның өчен, әлбәттә, тарихны өйрәнү мотлак. "Тарихны өйрәнгәндә дә, теге яки бу илдә калыплашкан карашларны гына түгел, аны төрле яктан тикшереп өйрәнә белергә кирәк", ди АКШ галимәсе.

Боларның барысын да өйрәнер өчен төрле илләрдә йөреп, төрле милләт һәм дин кешеләре белән очрашып бетереп булмый. Мәктәпләр һәм укытучылар да боларның барысын да биреп бетерә алмый. Нишләргә? Биредә әдәбият һәм сәнгать ярдәмгә килә ала.

"Балаларны китап укырга, театрга йөрергә, кино карарга һәм төрле милләтләрнең сәнгате белән кызыксына белергә өйрәтү – ирекле җәмгыятькә таба адым", диде фикер иясе, АКШ профессоры Марта Нуссбаум Азатлык радиосына биргән әңгәмәдә.

Нуссбаум тәрбия һәм әхлак турында күп санлы китаплар авторы. Берничә мәртәбә дөньяның иң тәэсирле 100 фикер иясе исемлегенә кергән кеше. Рус телендә аның “Патриотизм и космополитизм” дигән әсәре дөнья күрде.
XS
SM
MD
LG