Accessibility links

Кайнар хәбәр

Болгар музейларында Алтын Урда чоры чагылачак


Берничә елдан Болгар нинди булачак?
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:05:20 0:00
йөкләү

Татарстанда Болгар һәм Зөя (Свияжски) җирләрендәге тарихи ядкарьләрне торгызу эшен башлаган "Яңарыш" вакыфы Болгарда булачак үзгәрешләрнең видео презентациясен әзерләде. Бу эш "Татинвестгражданпроект" ширкәтенең тәҗрибә остаханәсе тарафыннан башкарылган.

Казан Кирмәнендә "Яңарыш" вакыфының еллык эшчәнлегенә йомгак ясалды. Биредә 2011 елда башкарылачак эшләр турында да сөйләшү булды.


2010 елда Болгар шәһәрчеге һәм Зөя шәһәр-утраучыгында төзеләчәк объектларга нигез салынды. Тарихи истәлекләрне яңартуга барлыгы 1 млрд 175 млн сум акча тотылган. Быел исә объектлар тәкъдим ителер дәрәҗәдә төзекләнергә тиеш.

Барлыгы 13 урында яңарту эшләре башкарылачак. Көз, кыш көннәрендә дә төзү эшләрен туктатмау өчен, беренче чиратта, аларга җылылык кертеләчәк.

Миңтимер Шәймиев
Бу елгы планнарга килгәндә, Болгар шәһәрчеге һәм Зөя шәһәр-утраучыгында музейлар төзү каралган. Дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев әйтүенчә, аларда Болгар чоры гына түгел, Алтын Урда чоры да чагылачак:

“Без, бәлки, элеккеге идеологиянең тәэсире белән дә Алтын Урда чоры турында әз сөйлибез. Ә Болгар музей-комплексының эчтәлегенә карасак, андагы бүгенге көнгә кадәр сакланган һәйкәлләрнең күпчелеге шул чорда төзелгән.

Чөнки Алтын Урда чорына кадәр, Болгар җирлегендә корылмалар агачтан эшләнгән булган. Менә бүген сөйләштек, музейлар ясау турында. Аларның эчтәлегендә Алтын Урда чоры да урын алачак”, диде ул.

2011 елда барлыгы 13 тарихи объект төзекләндерү планлаштырыла. Инвесторлар тарафыннан тәкъдим ителгән кызыклы проектлар да алар арасында урын алачак.

Шул исәптән, яшьләр, студентларның фикере дә исәпкә алыначак. Студентлар арасында төркем булдырыла, бәйге уздырып, алар арасыннан да кызыклы проектларны кабул итәчәкләр.

Болгар шәһәрендә игътибар аеруча татар халкының милли бәйрәмнәренә биреләчәк. Мисалга, кыш көннәрендә каз өмәсе узачак. Биредә бәйрәмне үткәрү өчен бөтен җайланмалар ясала. Теләгән кеше әлеге эштә үзе дә катнаша алачак.

2010 елда төзекләндерү эшләре әле башланган гына булса да, инде бу елны кайбер объектларны ачу көтелә. Кече манара, Кара пулат, Хан төрбәсендә төзекләндерү эшләре төгәлләнәчәк. Болгардагы кунакханәне инде җәй аенда ачу планлаштырыла. Ә май аенда туристлык маршрутлары эшли башлаячак.
XS
SM
MD
LG