Accessibility links

Кайнар хәбәр

Филиппин мөселманнары һәм татар язмышы


Равил Бохараев
Равил Бохараев

Тукай бүләге лауреаты, рус шагыйре һәм проза остасы, үзе татар язучысы Равил Бохараев белән сөйләшәбез. Күптән түгел Равил әфәнде Филиппин дәүләтендәге бер утрауга барып, андагы халыкның милләте, балаларның хәле, рухи тормышы турында мәгълүмат җыйган.


Римзил Вәли.
Соңгы вакытта дин, милләт мәсьәләсендә бәхәсләр аерым төбәкләрдә генә түгел, зур дәүләтләрдә дә кабынып китте. Дин һәм милләт. Дәүләт һәм милләт. Төрле диннәрнең вәкилләре бергә ничек яшәргә тиеш?

Ни өчен зур халыклар, диннәр икенчеләрен йота дигән сорауны Лев Толстойга Садри Максуди биргән. Лев Толстой моңа шаккатып, өч сәгать буе сөйләшеп утырганнар. Бу гасырның иң төп сорауларының берсе булган. Гомумән хәзерге чорда диннәр һәм мәдәниятләр, фольклор, халык иҗатлары яшь буынга ничек килә?

Дәүләтләрдә хәзер дин вәкилләре катнашлыгында зур инкыйлаблар, кыерсытулар да бар. Шушы вакытта Тукай бүләге лауреаты, атаклы рус шагыйре һәм проза остасы, үзе татар язучысы Равил Бохараев белән сөйләшәбез. Күптән түгел Равил әфәнде Филиппин дәүләтендәге бер утрауга барып, андагы халыкның милләте, балаларның хәле, рухи тормышы турында мәгълүмат җыйган. Равил әфәнде, бу сәфәрегезнең сәбәбе нинди?

Равил Бохараев. Филиппин бездән бик еракта урнашкан. Ул күп утраулардан тора. Мин үзем Лондонда торам. Аннан егерме сәгать очарга кирәк. БМОда балалар фонды бар. Ул ЮНИСЕФ дип атала. Мин анда консультант булып эшлим. Шушы сәфәргә дә мин фонд эшләре белән бардым.

Филиппинда бик зур Минданау дигән утрауда булырга туры килде. Вакытында анда мөселман цивилизациясе булган. Ислам анда XIII гасырда килгән. Мөселманнарның хәлләре яхшы түгел. Анда халык үзен маро дип атый. Бу мавр дигән сүз. Чөнки филиппиннарны Магеллан дигән испан кешесе ачкан.

Римзил Вәли. Филиппин утрауларында шушы маврларның үзәк халык белән мөнәсәбәтләре ничек?

Равил Бохараев. Мөнәсәбәт артык яхшы түгел. Чөнки испан колония булып яши, аңа католицизм килде. Бөтен Филиппинда йөз миллионга якын кеше тора. Аларның 10 проценты мөселман.

Римзил Вәли. БМО җибәргәч, димәк халыкара җәмәгатьчелек тә кызыксына бу халык тормышы белән.

Равил Бохараев. Балаларга булышырга кирәк бит. Анда балалар өчен мәдрәсәләр бар. Балалар бакчасы дигән нәрсә аларда такъдәрия дип атала.

Римзил Вәли. Балалар үз диннәрендә тәрбияләнәме?

Равил Бохараев. Мөселманча.

Римзил Вәли. Ә телләре инглиз телеме?

Равил Бохараев. Юк, алар йөзгә якын телдә сөйләшәләр. Алар бөтенесе малай теленең диалектлары.

Филиппиннарның тарихыннан нәрсә калган икән? Исемнәре – испанча, диннәре – католицизм. Шәһәрләре, урамнары испанча атала. Инглизчә сөйләшәләр. Үз тарихын онытмаган кешеләрнең өлеше дә бар. Ул – мөселманнар.

Римзил Вәли. Ничә гасыр буе алар югалмый.

Равил Бохараев. Чөнки алар испаннар белән бик каты сугышкан. Филиппин Америкага киткәндә, испаннар бөтен утрауларны Америкага сатып биргәннәр.

Римзил Вәли. Дин, милләт зур дәүләт эчендә үзен ничегрәк хис итә һәм андагы кече халыклар, сан ягыннан кимрәк булган дин вәкилләре ничек яши? Анда нинди проблемнар бар?

Равил Бохараев. Иң кызыгы шул – Татарстан тәҗрибәсе Минданау өчен бик кызык. Мин Татарстан турында инглизчә өч китап яздым. Аларны Филиппинга алып бардым. Кызыксындылар, чөнки әлеге вакытта Манила белән сөйләшүләр башлана.

Римзил Вәли. Әле хәл ителмәгән мени?

Равил Бохараев. Анда эшләр бераз катлаулырак. Мөселманнарның принципиаль радикаль өлеше бар. Манила аларны яратмый.

Римзил Вәли. Ә акчаны кем кемгә бирә? Манила Минданаугамы?

Равил Бохараев. Манила Минданауга бик аз акча бирә.

Римзил Вәли. Ул дотацион төбәкме, юкмы?

Равил Бохараев. Юк. Бу – бик бай үзәк. Анда табигать байлыклары күп. Авыл хуҗалыгы да бик көчле. Салымны да Манилага түләп торалар.
Бөтен дөнья ислам турында аз белә. Шуңа күрә курка. Мин Манилада кешеләр белән сөйләштем. Бернәрсә белмиләр, куркалар гына.
Үзәк белән радикаль мөселманнар арасында турыдан-туры сугыш ачылды анда.

Римзил Вәли. Бу Чечня кебек булды, димәк.

Равил Бохараев. Әйе, аны "Филиппинская Чечня" дип атыйлар.

Римзил Вәли. Көрәшче төркемнәр Минданауның төбәк хакимиятендә катнашамы?

Равил Бохараев. Сәяси юл хәзер башланды. Ләкин халыкны бик изделәр. Шуңа күрә халык ярлы, хәерче. Акчалары юк. Изелгән кечерәк халыклар үз-үзләрен, үз тарихын саклый, үзләрен яклый.

Римзил Вәли. Анда мәчетләр төзеләме, җир биреләме?

Равил Бохараев. Өйләр бик кечкенә, мәчетләр дә өй хәтле. Зур мәчетләр күрмәдем.

Римзил Вәли. Намаз укырга рөхсәт ителәме?

Равил Бохараев. Анысы рөхсәт ителә инде. Мәдрәсәләре дә, ислам академиясе дә бар. Андагы мәдрәсәләрнең директорлары – күбесе хатын-кызлар.


Римзил Вәли. Балаларның мәдәни, рухи тормышы турында нәрсә әйтә аласыз?

Равил Бохараев. Балалар өчен китаплар басылмый, акчалары юк, диләр. Фольклорларын әйбәтләп карап чыгып, китапларны бастырырга исәпләп торам.

Римзил Вәли. Бәлки изелгән халыкларга Берләшкән милләт оешмасы матди ярдәм дә җибәрәдер?

Равил Бохараев. Әйе, медицина ягыннан ярдәм күрсәтелә. Балаларга прививкалар ясала. Китаплар, дәреслекләр бирелә. Ярдәмне белеп бирергә кирәк. Мәдрәсәдә белем алу – бер нәрсә, мәчеттә мулла вәгазьләре – икенче нәрсә. Имамнарның күбесе Индонезиядән, Согуд Гарәбстаныннан килә. Шуңа күрә анда да ваһһабчылык дигән нәрсә җитәрлек.

Римзил Вәли. Дин дәүләт урынына калырга телиме?

Равил Бохараев. Анысы ярамый. Чөнки ислам дине – ул изге дин. Ислам динендә секуляризм дигән нәрсә бар. Диндә көч куллану булырга тиеш түгел.

Римзил Вәли. Билгеле булганча, Равил Бохараев шагыйрь, язучы, публицист кына түгел, ул – дини әдәбиятны инглиз теленнән рус теленә һәм башка телләргә тәрҗемә итүдә катнашкан кеше. Сез Коръәнне дә тәрҗемә иткән дип ишеткәнем бар.

Равил Бохараев. Коръәнне тәрҗемә иткәндә мин язучы буларак стилистик яктан күбрәк ярдәм иттем.

Римзил Вәли. Кол Галиның “Кыйссаи Йосыф” китабы инглиз телендә чыкты. Бу китапның тәрҗемәсен кем эшләде?

Равил Бохараев. Аны Англиядә яшәүче бик яхшы тәрҗемәче Фредерик Бик ясады. Татарчадан инглизчәгә турыдан-туры мин тәрҗемә иттем. Ул минем тәрҗемәне стилистик яктан матурайтты.

Римзил Вәли. Шулай итеп, сез БМО юлламасы белән Филиппинга барып, андагы балаларның тормышы, диниятне, мәгърифәтне, мәдәниятне өйрәнгәнсез. Равил әфәнде, шушы вакытта үзебезнең яклар, Татарстан, Башкортстан, безнең балаларыбызның нинди телдә сөйләшүләре, нинди тәрбия алулары искә төшмиме?

Равил Бохараев. Мин Минданауда Татарстан турында бик күп сөйләдем. Алар өчен бу тәҗрибә – бик кирәк нәрсә.

Римзил Вәли. Татарстанда урыс чиркәве белән мөселман мәчете якында урнашкан. Бу турыда сөйләгәндә алар шаккатамы? Әллә аларда да андый хәл бармы?

Равил Бохараев. Андый хәлләр анда юктыр. Манила – бик зур шәһәр. Әмма анда бер мәчет тә юк.

Римзил Вәли. Безнекеләр идеал булып күренәдер. Ләкин без үзебезне идеал дип уйламыйбыз.

Равил Бохараев. Монда торганда ул ничектер сизелми. Ә ерактан караганда бигрәк тә сизелә.

Римзил Вәли. Филиппин утрауларына тагын барасызмы?

Равил Бохараев. Барырга җыенабыз. Март ахырында тагын шундый сәяхәт булыр.

Римзил Вәли. Төркмәнстанга да баргансыз дип ишеттем. Анда мөселманнар киресенчә бит – өстә. Анда Татарстан белән чагыштыру фикере килмәдеме?

Равил Бохараев. Мәчет төзү ул әле мөселманлык түгел. Анда ислам булырга тиеш. Ислам кешенең җанында булырга тиеш. Ашхабад янында дөньяның иң зур мәчетләренең берсе урнашкан. Әмма анда бер кеше дә юк. Солдатлар гына йөри. Мәчет диварларында Төркмәнстан президентының сүзләре язылган. Шуңа күрә беркем дә керми анда, беркем дә дога кылмый.

Римзил Вәли. Ни өчен? Анда Коръән сүзе дә бардыр бит.

Равил Бохараев. Булса ни? Коръән сүзе кеше сүзе белән буталмый бит. Бу – гөнаһ.

Римзил Вәли. Исламда мәчеттән башка намаз уку, Аллага мөрәҗәгать итү ул да хәерле саналамы?

Равил Бохараев. Анысы да бар. Ашхабадка имамнар күбрәк Төркиядән килә.

Римзил Вәли. Русия Федерациясендә кышлар озын, язлар юеш. Тугыз ай дәвамында урамнарда намаз укый торган түгел. Кешеләргә өеңә кайтып укы дип әйтеп булмый бит. Мәчет иң мөһим әйбер түгел дип әйттегез. Ә исламда нәрсә мөһим соң? Равил Бохараев исламны ничек аңлый?

Равил Бохараев. Мин аңламыйм. Мин ышанам. Аңларга ул – бер нәрсә, ышанырга ул – икенче нәрсә. Бөтен тәнем, җаным белән мин Аллаһ Тәгаләгә ышанам. Алла бар һәм ул бер.

Диндә ике нәрсә бар. Берсе – ул Аллага таяну һәм аны эзләү. Ә икенче яктан ул – ритуал. Дога кылдың, кирәкле җиргә бардың. Кайтасың да, тагын гөнаһ эшлисең. Бездә бит ритуал гына бар.

Римзил Вәли. Әйе, мөселман белән мөселман булмаган кешенең аермасын табу җиңел түгел.

Равил Бохараев. Алладан куркырга кирәк дигән нәрсә бик дөрес. Нәрсәдән куркырга кирәк? Җәзадан курку түгел. Алланың мәхәббәтен югалтудан куркырга кирәк. Аллабыз бөтенебезне ярата. Әти кебек ярата. Бу әтидән курку кебек. Әти мәхәббәтен югалтудан куркырга кирәк. Ә җәзадан куркырга кирәкми.
XS
SM
MD
LG