Accessibility links

Кайнар хәбәр

Израил көндәлеге (1) Юллар


Тарихчы галим Фәйзелхак Ислаев
Тарихчы галим Фәйзелхак Ислаев

Тарихчы галим Фәйзелхак Ислаев күптән түгел Израилдә сәфәрдә булып кайткан иде. Сезнең игътибарга аның юлъязмаларын тәкъдим итәбез.

Бен-Гурион исемендәге халыкара һава аланы заманча җиһазландырылган ил капкаларының берсе, мөгаен. Биредә Домодедоводан аерма нык сизелә, барысы да кеше өчен җайлы, уңыйлы итеп эшләнелгән. Бездә барысы да буталган, ә биредә башта ук тәртип, килүче һәм китүче пассажирлар бер-берсе белән очрашмаганлыктан, юлы кисешмәгәнлектән кыенлыклар тумый.

Мәскәүдән киткән вакытта төтен сәбәпле очкычлар очмаганлыктан, Домодедово аэропорты бинасы пассажирлар белән шыгрым тулы иде. Кондиционер эшләгәнлеге сизелми, әллә шуңа бик эссе һәм тынчу, суларга һава җитми башлады. Төрле яктан ризасызлык белдергән тавышлар, бала-чага елаулары да ишетелә. Безнең рейс өчен билгеләнгән урын Себергә очарга тиешле пассажирлар белән тулган булып чыкты. Тик безне тикшергән иминлек хезмәткәрләре бу пассажирларга икенче урынга күчәргә боерды. Әлбәттә, бу хәл пассажирлар арасында зур ризасызлык тудырды. Кычкырышуны туктатыр өчен безнең тирәгә ОМОН да килеп басты һәм шау-шу бераз тынды. Шулай да пассажирлар икенче урынга күчәргә мәҗбүр булган иделәр.

Бен-Гурион исемендәге халыкара һава аланында исә хәлләр бөтенләй башка. Арыганнарга, олыларга басып барыр өчен эскалаторлар да эшләп тора, бас та рәхәтләнеп бар. Паспорт һәм таможня контролен үтү, багажны алу да бик озак булмады. Самолеттан төшкәч паспорт контроле өчен чират торган урында ук туалет та куелган булып чыкты, ә Домодедовода бәдрәфне озак кына эзләп аптырарга кирәк.

Кондиционер белән җиһазландырылган автобус белән Бен-Гурион аэропортыннан Израильнең башкаласы - борынгы Иеруслим шәһәренә юл тоттык. Уртадан икегә бүленгән киң асфальт юл, трасса буенда бернинди реклам юк. Юлда җиңел һәм йөк машиналары, автобуслар шактый булуга карамастан, бик тиз барабыз.

Юл бер урында да икенче юл белән кисешми. Юллар киселгән урында ике биеклектә күперләр ясалганга светофорлар да юк. Юл шәһәр, авыл уртасыннан да үтми.

Израил юллары



Гомумән, Израиль дәүләтендә юлларга бик нык игътибар бирү сизелә. 10 көн эчендә автобус белән илнең төрле урыннарында булырга туры килде. Бөтен җирдә дә тигез итеп салынган, юл йөрү кагыйдәләре буенча билгеләр ясалган асфальт юл. Кирәк урынында иврит, инглиз, гарәп телләрендә юл күрсәткечләре, аның ике ягында да агачлар яисә куаклар утыртылган, бездәге шикелле адым саен диярлек чокыр-чакыр юк, машина ватылыр дип курыкмыйча рәхәтләнеп йөреп була. Юлларда чакрым саен ГАИ хезмәткәрләрен дә, куак астында яшереп куелган локаторларны да, казага эләккән машиналарны да бер мәртәбә дә күрергә туры килмәде. Барсы да тәртип саклап, бер-берсен ихтирам итеп йөриләр икән бу илдә. Русиядәге юлларда булган тәртипсезлеккә күнеккән кеше өчен аңлап булмый торган могҗиза.

Автобус тәрәзәсе аша юл буенда карбыз өлгергән кырлар, төрле агачлар утыртылган плантацияләр күренеп кала. Алма, зәйтүн, хөрмә, банан, виноград, әфлисун һәм башка, мин танымаган агачлар утыртылган. Кайбер кырларда комбайннар эшли.

Юл бераздан тауга күтәрелә башлады. Киң яфраклы агачларны нарат, чыршыга охшаган агачлар алмаштырды. Урта диңгездән искән җылы һәм дымлы һава тәэсирендә тау битләре гаҗәеп матур чәчәкләр аткан куаклар белән чуарланган. Шул матурлыкка сокланып бер сәгатьлек юл берничә минут шикелле үтеп тә китте.

Фәйзелхак Ислаев
тарих фәннәре докторы

(Дәвамы бар)
XS
SM
MD
LG