Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төрек-рус сәүдәсен татар көйли


3-4 март көннәрендә Казанда сәүдә-икътисади хезмәттәшлекнең Төркия-Русия унберенче хөкүмәтләр арасы катнаш комиссиясе утырышы бара. Дәрәҗәле җыелышта ике ил арасында сәүдә-икътисади хезмәттәшлекне киңәйтү мәсьәләләре тикшерелә.


Бүген ике илнең эшлекле даирә вәкилләре очрашып, сәүдә, энергетика, галәм тикшеренүләре, югары технологияләр, туристлык, финанс-банк эшчәнлеге, авыл хуҗалыгы тармаклары темаларында фикер алыша башлады инде.

Төркия-Русия сәүдә әйләнеше кими, ә Татарстанныкы арта

Шуны да әйтергә кирәк, Русия тамгаханә статистикасының 2009нчы елгы мәгълүматларына караганда Русия белән Төркия арасындагы сәүдә әйләнешендә 1,7 тапкырга кимү күзәтелгән.

Бүгенге көндә ике ил арасындагы сәүдә күләме 19 миллиард 600 миллион доллар тәшкил итә. Төркиянең тышкы сәүдә партнерлары арасында Русия икенче урынны, ә Русия ягыннан Төркия 7нче урынны биләп тора.

Ике ил арасындагы сәүдә-икътисади хезмәттәшлек энергетика тармагында яхшы бара. Моңа өстәп машина төзү секторында да ике ил арасында алга китеш күзәтелә.

Узган октябрь аенда төрек-рус 10нчы катнаш икътисади комиссия җыелышының да Казанда уздырылуы тикмәгә булмаган, күрәсең. Ул вакытта Татарстан башкаласына Төркия автомобиль сәнәгате вәкилләре килеп, инвестицияләр кертергә теләк белдергәннәр иде.

2010нчы ел күрсәткечләренә караганда, Татарстан белән Төркия республикалары арасындагы сәүдә әйләнеше 1 миллиард 130 миллион доллар тәшкил итә.

Төркия Татарстан белән кызыксына

Ике республика арасындагы сәүдә һәм мәдәният өлкәләрендәге хезмәттәшлекләр дә көннән-көн арта гына бара. Төркия Татарстан өчен бигрәк тә сәүдә-икътисади яктан иң мөһим ил булып кала бирә.

Соңгы елларда Төркия Татарстанга инвестицияләр кертүдә зур кызыксыну күрсәтә башлады. Әле бер ел элек кенә Алабуга махсус икътисади бүлгесендә Төркиянең ике эре ширкәте – “Тракья Санаи” һәм “Кастамону Энтегре” компанияләре гомум күләмнәре 400 миллион долларлык проектлар белән эшли башлаганнар иде.

Төрек ширкәтләре инвестицияләр кертү юнәлешендә ни өчен менә Татарстанны өстен күрә соң? “Кастамону Энтегре” ширкәтенең Татарстандагы җитәкчесе Онур Гүвән Алабугада үзләренә сәүдә-җитештерү өлкәсендә зур мөмкинлекләр тәкъдим ителүен белдерә.

“Татарстан безнең өчен Төркия кебек”


Аннан соң монда логистик яктан да уңайлы. Татарстан һәм аңа чиктәш республикаларның урман чыганаклары да бик бай, ди Онур Гүвән.
Төрек эшмәкәре Онур Гүвән

Әмма иң мөһиме – без үзебезне Татарстанда, Төркиядә яшәгән кебек хис итәбез. Без монда килгәч Русиягә килгән кебек түгел, үзебез белән бер мәдәнияткә ия кешеләр янына килгән кебек булабыз. Шуңа күрә иң зур инвестицияләребезне дә нәкъ менә Татарстанга кертергә булдык, ди төрек эшмәкәре Онур Гүвән.

Алабуга махсус икътисади бүлгесе бүгенге көндә төрекләрне генә түгел башка чит ширкәтләрен дә үзенә җәлеп итә. Әлеге бүлгенең инвестицияләр бүлеге хезмәткәре Дания Госманова сүзләренчә, монда төрле сәнәгать ширкәтләре эшчәнлек алып бара. Анда эшләүче 19 сәнәгать оешмасыннан 9ы халыкара холдинглар, ди ул.

“Алабуга махсус икътисади бүлгесендә “Фиат Дукато”, “Исузу” машиналарыннан алып, төзелеш әйберләре, сәнәгать газлары, химия малына кадәр төрле секторларда сәнәгать җитештерүләре бара.
Дания Госманова

Дәүләт бүгенгә кадәр әлеге бүлгегә 350 миллион доллардан артык ярдәм күрсәтте. 2012 елга кадәр бу сан 650 миллион долларга кадәр җитәчәк.

Алабуга махсус бүлгесендә эшләүче сәнәгатьчеләр өчен салымнар һәм сервис өлкәсендә төрле ташламалар тәкъдим ителә. Бүгенгә кадәр бүлгегә 1 миллиард доллар күләмендә инвестицияләр кертелде.

Алга таба монда “Форд” машиналарын җыю да планлаштырыла, ди Алабуга махсус икътисади бүлгесенең инвестицияләр бүлеге хезмәткәре Дания Госманова.

КамАЗлар Төркиядә җыелырмы?


Бүген башланган һәм иртәгә тәмамланачак Русия-Төркия сәүдә-икътисади хезмәттәшлек җыенын оештыру комитеты мөдире Дэнис Вәлиев сүзләренчә, комиссия утырышларында Русия өчен мөһим мәсьәләләр каралачак.

Татарстанны кызыксындырган якларга килгәндә исә, бүген һәм иртәгесе утырышларда КамАЗ йөк машиналарын Төркиядә җыю мәсьәләләре дә тикшереләчәк. Бу тема йомгаклау беркетмәсенә керсә, ул Татарстан өчен бик матур һәм бик уңай вакыйга булыр иде, ди Дэнис Вәлиев.

Русия-Төркия сәүдә-икътисади хезмәттәшлек утырышының рәсми ачылышы 4 март көнне Казанның “Корстон” сәүдә-күңел ачу үзәгендә булачак.

Тантаналы чараның ачылышында, Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, Русия премьер-министры урынбасары Игорь Сечин һәм Төркия энергетика һәм табигый чыганаклар министры Танер Елдызның катнашуы көтелә.
XS
SM
MD
LG