Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 14:00

Бәйге вокал, нәфис сүз, рәсем ясаудан, оркестрлар һәм инструменталь ансамбльләр арасында үтте. Быел “Дулкыннар”да 250дән артык кеше катнашты.


Яшьләр эшләре министрлыгы һәм “Идел” яшьләр үзәге оештырган “Дулкыннар” бәйгесе 2006 елдан бирле үткәрелә. Узган елларда ул Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Гөлшат Зәйнашева, Фәнис Яруллин, Салих Сәйдәшев кебек шәхесләргә багышлап үткәрелде. Быел исә бәйге тууына 100 ел тулган Нәҗип Җиһановка багышланган иде.

“Дулкыннар”ның сайлап алу туры 2010 елның сентябрь-октябрь айларында мәктәп, ноябрь-декабрьдә район күләмендә үткәрелде. 1 мартта исә республика туры үтте. Җиңүчеләр гала-концертта катнашты. Концерт 2 март көнне “Ак барс” яшьләр үзәгендә узды.

Бәйгедә 1нче сыйныф укучыларыннан алып югары курс студентларына кадәр һәркем катнаша алды. Жюри аларны, яшьләренә карап, 3 төркемгә бүлеп бәяләде.

Миңгол Галиев гран-при алган егет Фаил Сәфәровны котлый


Быел “Дулкыннар” бәйгесендә катнашу өчен 22 районнан гаризалар килгән, 250дән артык катнашучы булган. Нәтиҗәдә, нәфис сүз остасы буларак гран-прины Казаннан Нияз Сабиров, вокалдан Әтнә егете Фаил Сәфәров, инструменталь ансамбль номинациясендә Казаннан Дарья Васильева алды. Рәсем номинациясендә гран-при бирелмәде.

Гала-концертка Русия дәүләт думасы депутаты, федераль автономия рәисе Илдар Гыйльметдинов та килгән иде. Ул “Идел” яшьләр үзәген якын итүе, аны оештыруда үзенең дә катнашуы турында әйтте.

“Фестивальне Нәҗип Җиһановка багышлау бик дөрес. Ул – бөек композитор. Татар халкы өчен күпне эшләгән кеше” дип, Илдар Гыйльметдинов бу бәйгедә катнашучыларга, аларның әти-әниләренә рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Гала-концерт узган көндә, ягъни нәкъ 2 мартта Нәҗип Җиһановның музей-йорты эшли башлауга 20 ел тулган икән. Музей директоры Лидия Яковлева концерт карарга килүчеләрне музейга кунакка чакырды.

Нәфис сүз номинациясендә җиңгән Нияз Сабиров чыгыш ясый


“Нәҗип Җиһанов әсәрләре сәхнәдә аз башкарыла”


Быелгы бәйгенең төп яңалыгы шигырь сөйләүчеләр арасында булган: аларның күбесе үзләренең әсәрләре белән чыгыш ясаган. “Идел” яшьләр үзәге хезмәткәре Рамил Мозаффаров әнә шулай дип белдерде.

“Күп катнашучылар Нәҗип Җиһановка багышлап үзләре язган шигырьләрне башкарды. Аларның күбесе уңышлы иде. Жюри да алар чыгышыннан канәгать калды.

Бәйге елдан-ел ныгый, профессиональләшә. Катнашучылар җитди әзерлекле чыгышлар башкарды. Нәҗип Җиһанов әсәрләрен башкару бик зур әзерлек сорый, шуңа күрә монда иң-иңнәре генә катнашты”, диде Рамил Мозаффаров.

“Дулкыннар”да “Сандугач” триосы белән инде 5нче тапкыр катнашучы Резеда Кәлимуллина, быелгы бәйге өчен җыр табуы җиңел булмады, ди.

“Нәҗип Җиһановның җырын да авыр таптык, чөнки ул опера-балетлар гына язган”, диде Резеда.

Әтнәдән Айрат Шәрәфиев “Дим-дим” вокаль ансамбле белән бәйгедә икенче тапкыр катнашуларын әйтте. Ул жюри алдында чыгыш ясауның энә күзеннән үткән кебек авыр булуын билгеләп үтте.

“Жюри әгъзалары безгә кимчелекләрне күрсәтә, аларны бетерү өстендә эшлибез. Аларның сүзләре – безнең өчен кагыйдә”, диде Рамил.

"Дулкыннар" бәйгесендә рәсемнәр белән дә катнаштылар


“Дулкыннар”да рәсем ясап катнашкан 12 яшьлек Зәй егете Сәйдәш Хәйруллин гаиләдә әтисенең дә, әнисенең дә рәсем ясавын әйтте. Бәйгедә катнашыр өчен ул да Нәҗип Җиһановның иҗатына мөрәҗәгать иткән.

“Нәҗип Җиһанов җырында бер япон кызы авыру була. Табиб аны өметләндереп, мең торна ясарга куша, һәм бу кыз соңгысын ясаганда үлеп китә. Мин ясаган рәсем дә шул турыда сөйли”, диде Сәйдәш.

Жюри әгъзасы Миңгол Галиев үз тормышында Нәҗип Җиһановның зур роль уйнавын билгеләп үтте.

“10 классны бетереп, музыка белемсез җыр сәнгатенә аяк басканда, мине кабул итеп алдылар, соңыннан диплом алганда Нәҗип абый: “Молодец улым, тырыштың бит”, диде.

Аннан соң да аның тирәсендә эшләргә туры килде. Бүген аның әсәрләре сәхнәләрдә бик башкарылмый да. Чөнки Нәҗип Җиһанов җырларын башкару өчен зур тырышлык һәм сәләт кирәк”, диде Миңгол Галиев.

Миңгол Галиев катнашучыларга мактау сүзләрен әйтә

Сәхнәдә иң уңышлы дип табылган чыгышлар күрсәтелде. Равил Фәйзуллинның Нәҗип Җиһановка багышлап язылган “Ак җилкән” шигыре, композитор турында истәлекләре исә тамашачыларга бу шәхеснең ни дәрәҗәдә бөеклеген аңларга ярдәм итте.

Концерт ничек кенә матур һәм кызыклы бармасын, аны тамаша кылырга килгән мәктәп укучылары төркем-төркем булып, залдан чыга торды.

XS
SM
MD
LG