Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 20:24

Халыкара җинаятьләр мәхкәмәсе Либиядә кешечелеккә каршы җинаятьләр турында гаепләүләрне тикшермәкче.

Чәршәмбе көнне Либия президенты Муаммар Каддафи көчләренең көнчыгыштагы Брига шәһәрен кире яулап алу омтылышының уңышсыз тәмамлануы гыйсъянчыларның шактый оешкан һәм тәвәккәл булуын күрсәтте.

Шул ук вакытта Либиянең көнчыгышыннан килгән хәбәрләргә караганда, Каддафи көчләре Брига тирәсендә яңа һөҗүмгә керешкән. Бу һөҗүм вакытында Брига һава аланының һәм якындагы әл-Дабия шәһәренең дә тагын һавадан утка тотылуы әйтелә.

Брига янында гыйсъянчылар җиңү бәйрәм итә
Башкала Триполидан 800 чакрымлап көнчыгышта урнашкан Бригада чәршәмбе көнне хөкүмәт көчләре һава һөҗүме ярдәмендә кыска вакытка гына булса да мөһим нефть экспортлау корылмасын яулап алган иде.

Соңрак исә оппозиция көчләре шәһәрне кире яулап алды һәм Каддафи хакимияттән китмәсә, Триполига барачакларын белдерде.

Әмма хәрби белгечләр оппозиция көчләренең Каддафи тарафдарлары кулындагы Триполины яулап алырлык мөмкинлекләре булуына шик белдерә. Алар фикеренчә, бер якның да җиңә алмавы илнең озакка сузылган ватандашлар сугышына таба баруын күрсәтә.

Либия күтәрелеше Якын Көнчыгыш һәм Төньяк Африка илләрендә озак вакыт хакимияттә утырган җитәкчеләргә карата күтәрелешләрнең иң канлысы.

Чик аша Туниска качкан Пакстан һәм Бангладыш эшчеләренә азык тарату
БМО рәсмиләре хөкүмәт көчләренең протест белдерүчеләргә карата көч куллануы инде һуманитар кризиска китерде дип белдерә. Илнең көнчыгышында дистәләрчә мең чит ил эшчеләре Тунис чиге аша Либиядән качарга маташа.

Пәнҗешәмбе Гарәп Лигасы генераль-секретаре Амр Мусса хәзер Венесуела президенты Уго Чавес тәкъдим иткән тынычлык планының каралуын белдерде.

Әл-Җәзирә телевидениесе хәбәр итүенчә, Каддафи белән Мусса инде Чавес планы турында килешүгә ирешкән. Бу план Либиядәге көчләрнең Латин Америкасы, Европа һәм Якын Көнчыгыш арадашчылары ярдәмендә сөйләшүләр аша килешүгә ирешүен күздә тота.

Әмма Либиянең көнчыгышындагы хәбәрчеләр әйтүенчә, гыйсъянчы көчләр Каддафиның хакимияттән китүе турында сөйләшүдән башка берни турында да сөйләшергә теләми.

Ул арада Халыкара җинаятьләр мәхкәмәсе Либия президенты Муаммар Каддафиның һәм аның тирәсендәге җитәкчеләрнең кешечелеккә каршы җинаятьләр кылуы турындагы гаепләүләрне тикшерә башлый.
Пәнҗешәмбе бу турыда мәхкәмәнең баш прокуроры Луис Морено-Окампо белдерде.

Луис Морено-Окампо
“Бүген, 2011 елның 3 мартында Прокуратура идарәсе Либиядә 15 февральдән бирле кешечелеккә каршы җинаятьләр гаепләүләрен тикшерергә карар итте”, - диде Морено-Окампо.

Аның әйтүенчә, бу гаепләүләр Либия җитәкчеләренең протест чараларында катнашучыларга карата көч куллануы белән бәйле.

Халыкара киңкүләм мәгълүмат чаралары һәм хокук яклаучылар мәгълүматларына караганда, демонстрациячеләр белән Каддафи көчләре арасындагы бәрелешләрдә меңнәрчә кеше һәлак булган.

Вашингтонда Ак Йорт сүзчесе Джэй Кэрней Кушма Штатларның бу тикшерүдә ярдәм итәчәген белдерде.

Әмма Вашингтон Каддафи көчләре тыныч халыкка каршы һава һөҗүмнәре ясый алмасын өчен Либия күгендә очышларны тыю турында БМО Иминлек шурасы резолюциясе тәкъдименнән чигенергә охшый.

Чәршәмбе көнне Вашингтонда конгресс тыңлауларында АКШ саклану министры Роберт Гейтс: "Очышларны тыю тәртибе кертү бик катлаулы эш, анда бик күп очкычлар кирәк булачак", диде.

Роберт Гейтс
“Ачыкча әйтергә кирәк. Очышлар тыелган зона Либиядәге һава һөҗүменнән саклану системына һөҗүм итеп, аны юк итүдән башлана. Очышлар тыелган зона шулай булдырыла. Шуннан соң гына ул ил күгенә очкычларны җибәрергә һәм алар бәреп төшерелмәс дип борчылмаска була”, - диде Гейтс.

Либиядәге кризис сәбәпле, дөнья базарында нефть бәяләренең күтәрелүе күзәтелә. Бу кризис читкә нефть сатучы Русия өчен файдалы булса да, Русиянең корал сатучылары кризистан зыян күрәчәк.

Русия корал сатучыларына зыян

Сергей Чемезов
БМОның Либиядәге Муаммар Каддафи хакимиятенә каршы чикләүләре нәтиҗәсендә Русия корал сатучылары 4 миллиард долларлык зыян күрергә мөмкин.

Пәнҗешәмбе бу турыда Ростехнологии дәүләт сәнәгать һолдингы башлыгы Сергей Чемезов белдерде.

Чемезов: "Дәүләтнең читкә корал сату ширкәте «Рособоронэкспорт»ның керемнәре Либиядәге вазгыять сәбәпле 4 миллиард долларга кимрәк булачак", диде.

Кытай һәм Һиндстаннан кала, гарәп дөньясы Русия кораллары иң күп сатыла торган төбәк.

XS
SM
MD
LG