Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 19:34

Терминология комиссиясе 4 ел эчендә бер тапкыр да җыелмаган. Яңа чыккан орфография сүзлегенә дә ризасызлар бар. Бүген Татарстанда теләсә ничек сөйләү, гасырлардан килгән атамаларны мәгънәсен бозып тәрҗемә итү гадәти күренеш.


Дөррия Рамазанова13 еллап терминология комиссиясенә җитәкчелек иткән. Ул - Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимәсе Рамазанова комиссиянең соңгы 4 ел эчендә бер генә тапкыр да җыелып карамаганнарын яшерми. Үзләрен исә эшләмәгез, дип тыючылар да юк икән.

“Беркем дә эшләмәгәнгә, мин дә эшләмим. Дәүләт каршында бу өлкәгә караган йә оешма, йә бер вәкил юк. Эш рәсми рәвештә дәүләт күләмендә алып барылырга тиеш. Ул мәсьәләне җәмәгатьчелек дәрәҗәсенә генә кую юкка чыгару инде”, ди Рамазанова.

Терминология програмда да юк


Татарстан хөкүмәтендә республикадагы телләрнең хәлен багучы оешма бар барын. Телләрне үстерү бүлеге башлыгы Фирая Шәйхиева телләрне үстерүгә караган хәзерге програмда мондый эшчәнлек, ягъни терминология комиссиясе тоту каралмаган, диде. 4 еллап элек булган ул.

Фирая Шәйхиева
Димәк, програм кабул ителгәндә татар теленең үсешен, телдәге үзгәрешләрне, әдәби тел нормаларын саклауны багуга акча кирәклеген дәлилләүчеләр, дәлилләнсә дә, аның әһәмиятен аңламаган түрәләр булган, күрәсең.

Шәйхиева бүген бу эшне Татарстан фәннәр академиясе башкарырга тиеш дигән карашта.

“Терминология комиссиясе фәннәр академиясе каршында булырга тиеш. Татар теле фәненә караган соңгы сүзне ниндидер чиновниклар түгел, ә фәнни нигездә фән кешеләре генә әйтергә тиеш. Хөкүмәткә академия тарафыннан тәкъдимнәр керергә тиеш. Югары дәрәҗәдә карала торган мәсьәләләр булса, хөкүмәт карарлары белән расланырга мөмкин”, ди Шәйхиева.

Ихтыярый-мәҗбүри булса...


Тел, әдәбият һәм сәнгать институты мөдире Ким Миңнуллин да, кемдер “ихтыярый-мәҗбүри” күрсәтмә биреп торуны үз өстенә алырга тиеш, ди. Ул академия аша хөкүмәткә таба ым кага.

“Фән дөньясы белән дәүләт бу мәсьәләдә бергә эшләргә тиеш. Чөнки фәннәр академиясе шушы мәсьәләләрне, әйтик, алынмалар буенча орфография һәм орфоэпия проблемнарын тәртипкә китереп бетерә алганыбыз юк.

Ким Миңнуллин
Әле күптән түгел генә орфография сүзлеге чыкты. Аңа карата да безнең галимнәрдән дә, башка югары уку йортларында эшләүчеләрдән дә, гади укучылардан да, мәктәп укытучыларыннан да тәнкыйть сүзләре булачак.

Чөнки ул берничә кешенең соңгы елларда чыккан хезмәтләрен мөмкин булганча гына өйрәнеп, төзүчеләрнең генә карашлары менә шушы сүзлектә урын алган. Ә ул алай гына була алмый”, ди Миңнуллин.

Аның сүзләренчә, орфография сүзлеген чыгаруны фәннәр академиясе үз күзәтүенә алу зарур. Һәм галимнәр, укытучылар тикшергәч, хөкүмәткә тәкъдим итәргә тиеш. Хөкүмәтнең ниндидер бер бүлеге, ди Ким Миңнуллин, бу сүзлекне раслаган очракта аны ихтыярый-мәҗбүри рәвештә дәүләткә караган оешмаларда, газет-журналларда куллануны кертеп җибәрергә була.

Мәскәү кулын озынрак суза


Миңнуллин сүзләренчә, үз вакытында терминология комиссиясе күпмедер дәрәҗәдә эш башкарып өлгергән. Узган гасырның 90нчы елларында төзелгән республиканың телләр комитетындагы өч комиссиянең берсе була ул. Төрле югары уку йортларында эшләнгән сүзлекләрне раслау, элмә такталарда ике телне дә куллануны да күзәтү һәм булдыру, башка эшләр дә эшләнгән.

Миңнуллин сүзләренчә, иң аянычы 2004 елдан соң милли телләргә Мәскәүнең тискәре тәэсире нык сизелә башлаган. Ул вакытта үзе хөкүмәттә шушы комитетта эшләгән.

“Телләр канунын тагын да киңрәк даирәгә тарату өчен нигезләмәләр аша ныгыту юлын эзләп карадык. Ул програмга да салынган иде. Элмә такталар куллану өчен нигезләмәләр эшләнергә тиеш, ике дәүләт теленә өйрәтү өчен дә нигезләмә булырга тиеш, кәгазьләрне ике дәүләт телендә башкару өчен һәм башкалар.

Бу - чит илләрдәге тәҗрибәне дә мөмкин кадәр өйрәнеп, безнең програмны эшләп тәкъдим итүчеләрнең карашы иде. Бераз таралган, киселгән рәвештә узды. Әмма барсы да түгел. Менә шушы узганнарын гына алсак та, "мин үземнең телемнең бозылмыйча яңгырашын телим" дигән әйбергә таба барып караган идек.

Кызганычка каршы, юридик бүлекләр аша, юстиция министрлыгы аша, башка документлар уза торган оешмалар аша әлеге нигезләмәләрнең проектлары да узмады. Ул вакытта әле”, ди Ким Миңнуллин.

"Бүген исә хәлләр тагын да катлаулана төште", дип өсти ул.

Чыннан да, татар теленә мөнәсәбәт үзгәргәннән-үзгәрә. Урыннарыннан җибәрерләр дип курыккан түрәләр тел мәсьәләләрен күтәрмәскә тырыша. Министрлар Татарстанда барсы да яхшы дип хисап тота әлегә.

Хөкүмәт ни дияр?

Татарстан фәннәр академиясенең баш гыйльми сәркатибе Дания Заһидуллина фикеренчә, татар телен куллану һәм язу өлкәсендә булган проблемнарны кичекмичә хәл итү кирәк.

Дания Заһидуллина
“Фәннәр академиясе каршында рухи мираска караган белгечләр шурасын булдыру кирәк.Терминология, орфография, шәһәрдә атамалар язылышы, һәм башкалар. Менә Универсиада алдыннан, атамаларны гына алганда да күп проблемнар бар.

Һуманитар белгечләрне берләштергән бер оешма булырга тиеш. Һуманитар фән белгечләре алар институтларда. Академия югары уку йортларын да берләштергәнлектән, шундый бер оешма төзелсә, яхшы булыр иде дип уйлыйм мин”, ди Заһидуллина.

Аның сүзләренчә, Татарстан фәннәр академиясе бу оешма һәм аның эшчәнлеге кирәклеген дәлилләүче хат әзерли башлаган. Ул хат хөкүмәткә тапшырылачак.

“Хатын-кызлар өчен йон”


Әлегә Татарстанда татар теле багусыз бала хәлендә калуын дәвам итә. Берәүләр Европа дисә, икенче берәүләр Ауропа ди. Радио тыңлаучылар, газет укучылар кайсы дөрес икән дип баш вата. Мәдәниятны культура дип әйтү дә дәвам итә.

Автономияме әллә мохтариятме? Кайсы дөрес? Әле һаман да шәһәр транспортына кергәч, гади генә итеп: “Егылмас өчен тотынып барыгыз” дип әйтәсе урынга: “Егылып китмәүне читләтеп үтү өчен тотынып баруыгызны сорыйбыз” дип әйтәләр. Рекламда “Меха для женщин”ны “Хатын-кызлар өчен йон” дип тәрҗемә итәләр. Саный китсәң, тел бозулар, дөреслеге тәгаенләнмәгән сүзләр юка булмаган китапка җыелыр, мөгаен.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG