Accessibility links

Венада элекке Босния генералы Йован Дивяк тоткарланды


Австрия хакимиятләре Венада элекке Босния армиясе генералы Йован Дивякның тоткарлануы турындагы хәбәрне раслады.

Бу хәбәрне Босния тышкы эшләр министрлыгы да раслый.

Дивяк Сербиянең халыкара мөрәҗәгате нигезендә кулга алынган.

Хәзер Австрия полициясе аннан сорау ала.

Милләте белән Босния сербы булган Дивяк 1992 елда Сараевоны ул чактагы Югославия армиясеннән саклаучы Босния көчләрен җитәкләгән.

Сербия 73 яшьлек Дивякны Босния сугышы чорында хәрби җинаятьләр кылуда гаепли.
XS
SM
MD
LG