Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 23:16

Пакстан премьеры христиан министрны үтерүчеләрне табып җәзаларга вәгъдә итә


Пакстан премьер-министры Йосыф Раза Гилани дини азчылыклар министры, христиан динендәге Шаһбаз Бхаттины үтерүчеләрне табып җәзага тарту өчен мөмкин булганның барысын да эшләячәген белдерде.

Гилани моны чәршәмбе көнне үтерелгән Шаһбазның җеназасында әйтте.

Бү үтерү өчен җаваплылыкны үз өсләренә Пакстандагы Талибан алды.

Пакстан халкының биш процентын христианнар тәшкил итә.

Бхатти исламны мыскыллау дип бәяләнгән гамәлләр өчен үлем җәзасы билгеләү турында канунны йомшартырга тәкъдим итә иде.

XS
SM
MD
LG