Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада фатирсыз калучылар каршылыгы кискенләшә


Фатирсызларның каршылык чарасы. (Архив фотосы)
Фатирсызларның каршылык чарасы. (Архив фотосы)

Уфада яңа фатир алу өчен алдан акча түләп тә һаман аны ала алмаучылар ризасызлыгы арта бара. Гаделлеккә ирешү өчен ачлык игълан итүчеләр саны хәзер 29га җитте.


Фатирлы булу өчен төзелеш оешмаларына алдан акча биреп куйган кешеләрнең бер төркеме Уфада 1 март көнне ачлык игълан иткән иде. Алар башта 25 кеше булды, әмма, өлкән яшьтәгеләрнең саулыгы начар булу сәбәпле, аларның яртысы бу гамәлдән баш тартты. Ә 4 март көнне ачлык игълан итүчеләргә тагын бер төркем кеше кушылды һәм аларның саны хәзер 29га җиткән.

Бу хакта каршылык чарасын башлаучыларның адвокаты Зөлфия Гайсина белдерде. Аның сүзләренчә, ничә еллар буе хәләл фатирларын ала алмаучылар республика президенты белән күзгә-күз очрашып сөйләшергә, үз хәсрәтләрен аңлатырга тели. Тик әлегә Рөстәм Хәмитов ягыннан бернинди дә җавап булмаган. Шул ук вакытта аларны республика хөкүмәте рәисе урынбасары Сергей Афонин кабул итәчәген ышандырган. Ач торучылар аның белән очрашуга язылып куйган. Ләкин алар барыбер дә үз проблемаларын фәкать президент Рөстәм Хәмитов кына хәл итә алачак дип исәпли һәм аның белән очрашуга өмет итә.

Рөстәм Хәмитов үзе дә элегрәк хөкүмәтнең бер утырышында халыктан акча җыеп йортлар төзүчеләргә, аеруча аларның вәгъдәләрен үтәмәүчеләренә карата катгый чаралар күреләчәк, фатирларын алалмый интегүчеләр быел һәм киләсе елга фатирлы булачак дип ышандырган иде. Әле Уфада гына да өч төзелеш оешмасы дистәләрчә гаиләләрне алдаган, аларның кайсы үз оешмаларын бөлгенлеккә төшереп үз бурычларыннан баш тарткан, кайберләре һаман да якты киләчәк – тиздән булачак дип ышандыра.

Ачлык тотучылар мәсьәләләренә Уфа шәһәре хакимияте дә игътибар итми булдыра алмады. Атнакич көнне биредә фатирларын ала алмаучылар проблемаларына багышланган махсус киңәшмә булып үтте. Шулай итеп, ачлык игълан итүчеләр, үзләренең үҗәтлеге һәм чарасызлыгы белән, акрынлап булса да, үз максатларына ирешер кебек. Һәрхәлдә, алар үз максатларына ирешү өчен, азаккача көрәшәчәген әйтә.

“Безнең югалтыр нәрсәбез юк, безнең кайберләребез туганнарында өйдәш булып яши, икенче берәүләребез дөнья кадәр акча түләп кеше фатирында яши, ә кайберәүләребез бөтенләй дә бомж хәлендә”, дип белдерә алар.
XS
SM
MD
LG