Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 02:23

Мисырда яңа премьер демонтстрациячеләр алдында чыгыш ясады


Мисырның яңа премьер-министры Әссам Шәрәф бүген Каһирәдә күп халык катнашындагы урам җыенында чыгыш ясады.

Таһрир мәйданындагы демонстрациядә чыгыш ясап Шәрәф аларның таләпләрен үтәү өчен “мөмкин булган” һәммә нәрсәне эшләячәген белдерде.

Демонстрациячеләрнең Шәһәфне шатланып каршы алу һәм мәйданда кулга күтәреп йөртүе хәбәр ителә.

Каһирәдә һәм илнең башка шәһәрләрендә киңкүләм протест чаралары нәтиҗәсендә февраль аенда президент Хөсни Мөбәрәк хакимияттән китәргә мәҗбүр булды.

Әмма илдә хакимиятне вакытлыча үз кулына алган Югары хәрби шурага барлык сәяси тоткыннарны азат итү һәм гадәттән тыш хәл тәртибен бетерү таләбе белән урам җыеннары әле дәвам итә.

Кичә Югары хәрби шура Мөбәрәк билгеләгән премьер-министр Әхмәт Шәфыйкне вазифасыннан алып яңа хөкүмәт төзүне транспорт министры Әссам Шәрәфкә йөкләде.

XS
SM
MD
LG