Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 11:52

Гыйракта протест җыены куып таратылды


Гыйракның көньягындагы Басра шәһәрендә иминлек көчләре социаль ризасызлык җыенын куып таратты.

Демонстрациягә 700-ләп кеше җыелды. Полиция аларны резин күсәкләр һәм су сиптергечләр белән куып таратты.

Протест чаралары илнең башка шәһәрләрендә, шул исәптән башкала Багдадта да үтте.

Халык коррупциягә, эшсезлеккә һәм коммуналь хезмәтләрнең сыйфаты начар булуга ризасызлык белдерә.

Кайбер шәһәрләрдә иминлек чаралары арттырылды.

XS
SM
MD
LG