Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 21:26

Илдар Гыйлметдинов: "Кычкырып кына йөрсәң, эш бармый"


Федераль татар милли-мәдәни мохтарият рәисе Илдар Гыйлметдинов

Федераль татар милли-мәдәни мохтарият рәисе Илдар Гыйлметдинов

19 мартта Казанда Федераль милли-мәдәни мохтариятнең VI исәп-сайлау конференциясе үтәргә тиеш. Әлеге чара алдыннан автономия рәисе Илдар Гыйлметдинов журналистлар белән очрашты.


Әлегә конференция тәртибенә яңа рәисне сайлау мәсьәләсе кертелмәгән. Әмма чара алдыннан мохтарият рәисе һәм Русия Думасы депутаты Илдар Гыйлметдинов журналистлар белән очрашып, соңгы 4 елда башкарылган иң мөһим эшләр һәм алда торган проектлар белән таныштырырга булды.

Бер сәгатьтән артык барган очрашуда Федераль милли-мәдәни автономия рәисе Илдар Гыйлметдинов мохтариятнең эше турында тәфсилле итеп сөйләсә дә, соңыннан: “Бик алга киттек дип санамыйм, әмма юнәлешебезне алдык, безнең белән исәпләшә башладылар”, дип әйтте.

"Татар лидерларын депутатлыкка уздырырга кирәк"

Русия татарлары мохтарияте рәисе үзенең сәясәттән читтә торганын тәкрарласа да, сәяси яссылыкта да милли-мәдәни эш алып барган икән. Аның әйтүенчә, берничә милли мохтарият хакимият фиркасе белән килешү төзегән.

“Татар активистларын җирле парламентларга уздырырга кирәк дип саныйм, чөнки алар милли мәсьәләләрне хәл итәргә ярдәм итә, бу юнәлештә эшлибез, кайдадыр килеп чыга, кайдадыр – юк. Бу – сәясәт”, диде Илдар Гыйлметдинов. Мисал итеп ул Омски, Свердлау өлкәсе һәм башка төбәкләрне атады.

Гыйлметдинов фикеренчә, кануннар биргән мөмкинлекләрдән файдалана белергә кирәк. Шулай ук програмнарга яза белү, күрсәтә белү дә мөһим, ди ул.

Русия татарлары мохтарияте рәисе, мәсьәләләрне хәл итү өчен дәүләт оешмалары белән ныклап торып эшләргә кирәк, тавыш куптарып, кычкырып йөрсәң, эш бармый, дип саный.

Мохтарият хакимият белән араларны җайлый

Мохтарият рәисе бурычларының берсе итеп төбәк хакимияте белән эшлекле хезмәттәшлек урнаштыруны күрә. "Дума депутаты булгач, тыңламыйча булдыра алмыйлар", ди ул.

Ижаудагы Сабантуй бәйрәме
Әмма кайбер очракта эш сезне ишеттек дип кенә тәмамлана, ярдәм итүчеләр дә бар, диде Русия татарлары мохтарияте рәисе.

“Мәсәлән, Красноярскида сабан туе үткәрүгә ярдәм килә башлады, Сембердәге мәгариф җитәкчесе белән очрашып сөйләшкәннән соң, районнардагы мәктәпләрнең конкрет проблемнары хәл ителә”, ди Гыйлметдинов.

Шулай итеп милли-мәдәни мохтарият татарлар яшәгән күп төбәкләргә акчалата ярдәм күрсәтә алган.

“Ульяновскига федераль Сабан туена бер миллион сум җибәрдек, Ижау федераль Сабан туен таныту өчен Мәскәүдә матбугат очрашуын оештырдык, Удмуртия татарларына милли киемнәр алып бирдек”, диде Илдар Гыйлметдинов.

Татарларга гына кирәкме?

Русия татарлары мохтарияте рәисе әйткәнчә, татар мәнфәгатьләрен яклау гел шома гына бармый. “Русия мәгариф министры белән “сугышырга” да туры килә, Русия дәүләт теле-радиокомпаниясе җитәкчесе Олег Добродеев минем хатлардан туеп беткәндер инде”, ди Гыйлметдинов.

Аның әйтүенә караганда, милли мәсьәләләр белән татарлардан ары шөгыльләнергә теләүчеләр юк диярлек. “Думадагы Милләтләр эшләре комитетына депутатлар бармый, төрле оешмаларның утырышларында мәгариф кануны һәм башка мәсьәләләр хакында чыгыш ясаганда, үзләре дә милли азчылыклардан булган депутатлар каршы чыга”, ди ул.

Милли эшләргә грантлар алып була

Русия татарлары мохтарияте махсус федераль канунга нигезләнеп эшли. Милли автономияләрнең эшен Русия төбәкләр үсеше министрлыгының Милләтара мөнәсәбәтләр департаменты бага һәм ярдәм күрсәтә.

Алар биргән грант ярдәмендә Татар федераль милли-мәдәни автономиясе 2009 елда “Тамырлар” дип аталган этник-мәглүмати проект эшләде. Аның кысаларында “Халкым мирасы” дигән 10 дисктан торган җыентык чыгарылды.

Җыентык әкиятләр, балалар өчен җырлар һәм шигырьләр, тарихи сәхифәләр һәм иң матур, иң моңлы татар җырларын туплаган. Быел ул Татарстандагы мәдәни вакыф һәм Яшьләр һәм спорт эшләре министрлыгы грантлары акчасына кабат басылырга тиеш.

Иҗаудагы милли чара
Илдар Гыйлметдиновның әйтүенә караганда, Русия Европа Берлегенең “Азчылык һәм төбәк телләре хартиясе”н өлешләп расларга җыена. Аның беренче баскычы 2009-2011 елларга тәгаенләнгән. Ул “Русиядәге милли азчылык: телләрне, мәдәниятләрне, мәгълүмат чараларын һәм ватандашлык җәмгыятен үстерү” дип аталган бердәм программа нигезендә тормышка ашырылачак.

Әлеге програм кысаларында үткәрелгән бәйгедә Федераль милли-мәдәни автономиянең проекты 300дән артык тәкъдим арасыннан сайлап алынды. Әлеге “Күңелем теле” проекты заманча итеп эшләнгән татар телен өйрәнү әсбабы булачак, һәм ул инде апрель аенда дөнья күрергә тиеш.

"Федераль дәрәҗәдәге яшьләр оешмасы кирәк"

Федераль грантлар өчен, бәйгеләрдә, фестивальләрдә катнашу өчен Русия татарлары мохтарияте рәисе Илдар Гыйлметдинов федераль дәрәҗәдә татар яшьләре оешмасын булдырырга тәкъдим итә. Аның фикеренчә, татар мәдәниятен, гореф-гадәтләрен күрсәтергә кирәк, әмма моның өчен күп очракларда яшьләр оешмаган була.

Думага кадәр һәм федераль мохтарият рәисе итеп сайланганчы Илдар Гыйлметдинов Яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары булып эшләгән иде. Ул чорда ул Татар яшьләре көннәрен оештыруда катнашты һәм хәзер дә эшне дәвам иттерә. Әлеге чара турында ул “Бетерү турында сүзләр булды, без аны 20 ел үткәрдек һәм алга таба да үткәрәчәкбез”, диде.

19 мартта буласы конференциядә Федераль татар милли-мәдәни автономиянең Шурасын һәм комиссияләрен сайлау, Шура һәм тикшерү-ревизия комиссиясенең хисабын тыңлау, яңа проектларны тәкъдим итү күздә тотыла.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG