Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сухой очкычлары баш конструкторы Михаил Симонов вафат


Мәскәүдә данлыклы Сухой очкычларының баш конструкторы Михаил Симонов 82 яшендә вафат булды.

Техник фәннәр докторы, академик Симонов конструкторлар идарәсен 1983 елдан бирле җитәкләде.

Симонов Су-24 бомбалау очкычын, Су-25 һөҗүм очкычын ясауда катнашты. Бигрәк тә ул Су-27 исемле дүртенче буын һөҗүм очкычының баш конструкторы буларак танылды.

1998 елда Симоновка “һава-галәм сәнәгатенең легендар кешесе” исемле халыкара исем бирелде.
XS
SM
MD
LG