Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытай бишъеллык икътисади үсеш планын бәян итте


Пекин – Кытай премьер-министры Вен Җиабао киләсе биш елга илнең икътисади үсеш планын бәян итте.

Аның сүзләренчә, быел Кытайның икътисади үсеше алдан фаразланган 10.3% урынына 8% тәшкил итәчәк. Хөкүмәтнең төп вазифасы – инфляция дәрәҗәсен һәм бәяләрне контроль итү, диде ул.

Бу чыгышын Җиабао бүген Пекинда ачылган халык вәкилләренең гомум җыенында ясады. Анда 3 меңләп делегат катнаша.

Бу атнада рәсми мәгълүмат чаралары Кытайда гарәп илләрендә шикелле урам җыеннарын булдырмаска чакырган өндәүләр таратты.
XS
SM
MD
LG