Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов: Казанда түләүле юллар кертү күздә тотылмый


Казан – Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, якын арада Казанда түләүле юллар кертү күздә тотылмый, дип белдерде.

Бу турыда ул бүген, халыкара хатын-кызлар көне алдыннан, бер төркем журналист хатын-кызлар белән очрашу вакытында әйтте.

Соңгы вакытта Казанда юл тыгыннары арту сәбәпле, кайбер урыннарда, шул исәптән, Миллениум күперендә түләп йөрүне кертү тәкъдимнәре әйтелгән иде.

Татарстан президенты түләү кертүгә кадәр башта юл киселешләрен, паркинглар төзергә, җәмәгать транспорты эшен яхшырту кирәклеген әйтте. Үрнәк итеп ул Сингапур транспорт системын китерде.
XS
SM
MD
LG