Accessibility links

Кайнар хәбәр

Согуд Гарәбстаны илдәге һәртөрле урам җыеннарын тыйды


Рияд – Согуд Гарәбстаны эчке эшләр министрлыгы илдәге һәртөрле митинглар, урам җыеннары, демонстрацияләрнең тыелуы турында игълан итте.

Рәсми мәгълүмат чаралары аша таратылган белдерүдә әйтелгәнчә, “андый урам җыеннары шәригать кануннарына да, Согуд җәмгыятенең гореф-гадәтләренә дә каршы килә.”

Белдерүдә әйтелгәнчә, иминлек көчләренә илдәге тәртипне саклау өчен барлык чараларны күрү вәкаләте бирелгән.

Соңгы вакытта илнең нефть чыгаручы көнчыгыш төбәкләрендә шигый азчылыклар берничә ризасызлык чарасы үткәрде. Интернетта башка гарәп илләре үрнәгендә Согудтә дә каршылык чаралары башларга өндәүләр таратыла.
XS
SM
MD
LG