Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 04:51
Диңгез өстеннән 800 метр тирәсендә югарылыкта тау арасында урнашкан Иерусалим шәһәре хәзерге заман мегаполисы түгел, ә җыйнак кына көнчыгыш шәһәре булып чыкты. Шәһәр дәүләтнең башкаласы булуга карамастан халкы ягыннан зур түгел, безнең Казаннан да кечерәк, 800,000 нән кимрәк халык яши икән биредә.

Йортлар, кагыйдә буларак, тау битләрендә, 2-3-4 катлы, бер-ике керешле (подъезд) итеп кенә төзелгән. Бик биек күккә ашкан биналар да юк. Шулай да 10-15 катлы йортлар да бар, тик алар кунакханә яисә административ биналар икән. Һәр йорт түбәсендә берничә карага буялган мичкә сыман бер бик зур савыт утыртып куйганнар. Шушы мичкәдә көндезге эссе кояш нуры астында су җылытыла микән дип уйлап куйдым. Израиль галимнәренең кояш энергиясен файдалану өлкәсендә фәнни казанышлары көндәлек тормышта шулай файдаланыла икән.

Шәһәрдә төзелгән һәммә йорт Иерусалимнан ерак булмаган урында чыгарылган аксыл-кызгылт төстәге таш белән тышланган. Шуңа күрә биредә салынган биналар барысы да бер төрле материалдан эшләнгән. Озак вакытта эссе кояш нурында бу аксыл-кызгылт ташларга көрән төс кергәч аларны махсус чистарталар да икән. Бер төрле таштан төзелгән йортлар шәһәр матурлыгын бер дә киметмәгән, киресенчә, традицияне дәвам итеп, үзенә генә хас үзенчәлекне саклап калу мөмкинлеге бирә.

Ә тау астында, үзәнлекләрдә яшеллек, төрле төстәге матур-матур чәчәк аткан безнең якка хас булмаган куаклар, төрле агачлар утыртылган парклар булып чыкты. Һәр агач, куак, үсемлек төбенә пластик трубка белән су китерелгән. Биредә дә дөньяда беренче уйлап табылган тамчылап ясалма сугару файдаланыла. Әлбәттә, шундый уңайлы җайланмасыз май аеннан сентябрьгә кадәр яңгыр бөтенләй яумаган, сусыз тау-таш арасында бернинди дә агач яисә үсемлек үстереп булмас иде.

Шәһәр урамнарыннан шактый барсак та заводлар, электр станцияләренең биек торбалары очрамады. Бу дөньяда иң алга киткән илләр рәтенә кергән дәүләтнең икътисады фәнгә, яңа технологияләргә нигезләнгән булуына өстәмә дәлил булып тора. Биредә корал сатып түгел, ә идея, технология сатып байыйлар икән.

Шәһәргә кергәннән соң бераз баргач автомашиналар өчен тау тишеп төзелгән тоннель аша үттек тә 12 этажлы бина каршына килеп туктадык. Иң башта бинаның бер ягында “Столичная“ аракысына куелган рекламга игътибар иттем һәм урыс аракысы бу илгә дә килеп җиткән икән дип уйлап куйдым. Аңа карап мондагы халык эчкече булып чыкмады, чөнки ун көн өчендә урамда бер исерек тә күренмәде. Аракы рекламы куелган бина “Леонардо Инн” дип аталган без яшәячәк кунакханә булып чыкты.

Фәйзелхак Ислаев
тарих фәннәре докторы

(Дәвамы бар)

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG