Accessibility links

Кайнар хәбәр

Япония тышкы эшләр министры вазифасыннан китте


Токио – Япония тышкы эшләр министры Сэйдзи Маэхара вазифасыннан китте.

Маэхара сайлау кампаниясе вакытында чит ил кешесеннән ярдәм алган дигән хәбәр таралганнан соң, илдә җәнҗал купты. Япониядә бу канунсыз гамәл санала. Акчалата ярдәм Япониядә туган, ләкин ватандашлыгын алмый калган, чыгышы белән кореялы бер 72 яшьлек ханымнан килгән. Маэхара сүзләренчә, ул үзе аның кем икәнен белмәгән.

Маэхараның китүе хакимияттәге демократик партияне авыр хәлгә куйды. Маэхара премьер-министр урынына киләсе намзәт булыр дип санала иде.
XS
SM
MD
LG