Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкорт яшьләр иттифагының ачлык гамәленә тагын өч егет кушылган


Флорид Багаев
Флорид Багаев
Уфа – Уфада Башкорт яшьләр иттифагы активистлары ачлык тотуын дәвам итә. Иттифакның рәсми интернет-сәхифәсе хәбәр итүенчә, шимбә көнне ачлык гамәленә тагын өч егет кушылган: иттифакның элекке рәисе Фәүзил Маликов, хәзерге рәис урынбасары Илгиз Такалов һәм югары уку йортлары белән эш итү бүлеге башлыгы Илдар Усманов.

Шулай итеп, ачлык тотучылар саны унбергә җиткән.

Башкорт яшьләр иттифагы активистлары ачлык тоту гамәлен 2 мартта башлады. Алар берьюлы берничә таләп куйды, шул исәптән, башкорт яшьләре җитәкчеләре Артур Иделбаев белән Айрат Дилмөхәммәтовны иреккә чыгарырга таләп итә.

Ачлык гамәлен башлап җибәрган иттифак рәисе вазифасын башкаручы Флорид Багаев сүзләренчә, җомга көнне аңа Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов телефоннан шалтыратып, ачлык тотучыларның таләпләре белән кызыксынган һәм бар мәгълүматны да тикшереп, мәсьәләгә ачыклык кертергә вәгъдә иткән.
XS
SM
MD
LG