Accessibility links

Кайнар хәбәр

Либиядәге сугышларда дистәләрчә кеше үтерелгән һәм йөзләрчә кеше яраланган


Бин-Җәвадта гыйсъянчылар каршылыгы
Бин-Җәвадта гыйсъянчылар каршылыгы
Илнең яр буендагы шәһәрләрдә барган сугышлар вакытында күпләп кешенең үлүе һәм яралануы турында хәбәрләр килә.

БиБиСи телекомпаниясе табиблар биргән мәгълүматка таянып Мисрат шәһәрендәге хастаханәгә соңгы сәгатьләрдә үтерелгән 20 кеше һәм 100 дән артык яраланган кеше китерелде дип хәбәр итә.

Бин-Җәвад шәһәрендә кимендә 7 кеше үтерелгән һәм 50 дән артык кеше яраланган.

Мөәмәр Каддафи яклы гаскәрләр Рас-Лануф шәһәрен басып алырга теләгән, әмма гыйсъянчылар каршылыгыннан чигенергә мәҗбүр булганнар.

Либия хакимиятләре һуманитар вазгыятьне ачыклау өчен БМО экспертлары төркемен илгә кертергә ризалык бирде. Әлеге төркем башлыгы итеп Үрдүннең элекке тышкы эшләр министры Габделила әл-Хатыйп билгеләнгән.

Либиядәге сугышлар вакытында 200 мең кеше илдән китәргә мәҗбүр булган.
XS
SM
MD
LG