Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 17:13

Япония хөкүмәте башлыгы җәнҗалга карамастан вазыйфасыннан китмәячәк


Япония премьер-министры Наото Кан

Япония премьер-министры Наото Кан

Япония премьер-министры Наото Кан хөкүмәттәге бер министр тирәсендә җәнҗал кубуга карамастан вазыйфаларыннан китәргә җыенмый.

Бүген Наото Кан парламентта чыгыш ясап, 2013 елда булачак киләсе сайлауга кадәр эшләячәген әйтте.

Илнең тышкы эшләр министры Сейдзи Маэхара кичә вазыйфаларыннан китүен белдерде. Чөнки ул үзенең сайлау вакыфына ярдәм итүчеләр арасында Япониядә даими яшәүче Көньяк Корея ватандашы булуны да таныды. Сайлауда чит ил ватандашларыннан ярдәм алу тыелган.

Парламентның югары пулатында күпчелек булган оппозиция вакытыннан элек сайлау үткәрүне таләп итә.

XS
SM
MD
LG