Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ачык микрофон: Русиядә хатын-кызның хокуклары җитәрлекме?


Күп кенә хатын-кыз бала үстерергә мәҗбүр булу сәбәпле иҗтимагый хокуклары кысыла дип саный
Күп кенә хатын-кыз бала үстерергә мәҗбүр булу сәбәпле иҗтимагый хокуклары кысыла дип саный

"Азатлык" радиосы Русиядә хатын-кыз хокукларының торышы белән кызыксынды. Әлеге җәһәттән сораштыру үткәрде. Соралган кешеләрнең күбесе Русиядә хатын-кыз хокукый яктан тәэмин ителгән, әмма дәүләт ярдәменең күләме аз дигән фикердә.


- Русиядә, Татарстанда хатын-кызның хокуклары эшкә урнашырга, бала үстерергә җитәрлек.

- Эш хакы һәм эш сәгатьләре ирләрнеке белән тигезләште. Балалы аналарга өстәмә ял көннәре бирелә. Бала карау стажга исәпләнә. Ләкин шулай да мәктәптә укыган балалы аналарга балалары белән күбрәк шөгыльләнү өчен өстәмә вакытлары булсын иде. Шифаханәләргә бушлай юлламалар бирелсен иде.

- Хатын-кызларга сүз иреге бар. Әмма балаларга ай саен дәүләт тарафыннан бирелә торган акчалата ярдәм күбрәк булсын иде.

- Ана капиталының күләмен бәләкәй дип әйтмәс идем. Әмма ул беренче балага ук бирелсә, бик яхшы булыр иде. Чөнки һәр баланы үстерер өчен бик зур көч кирәк. Балага 2 яшь тулганчы акчалата ярдәм булсын иде.

- Балалы аналарга, балаларга акчалата ярдәм итүне дәүләттән генә түгел, ә һәр кешенең үзаңын үзгәртүдән башларга кирәк. Чөнки без әле һаман гаиләдә кем баш дигән сорауга җавап эзләгәндә, ир кеше – баш дигән фәлсәфә белән яшибез.

- Хатын-кызларга карата дискриминация булырга тиеш түгел. Бүгенге көндә түрә хатын-кызлар бик сирәк, күбрәк түрә итеп ирләрне алалар.

- Русия конституциясендә дә, Татарстан конституциясендә дә хатын-кызларның гражданлык хокуклары бозылмый, кысылмый. Алар сайлауда катнашырга да, шулай ук эшкә урнашырга да ирекле.

Әмма мине яшь хатын-кызларның да, яше 40тан арткан хатын-кызларның да эшкә урнаша алмаулары борчый. Эш белән тәэмин итүчеләрнең хатын-кыз бала тапкач, бала белән өйдә утырганда акча түлиселәре килмәве, ә икенчеләренә эшкә яраксыз дип караулары борчый. Совет вакытында бар кешегә дә эш җитә иде.

- Хатын-кызлар арасында очучылар бик сирәк. Ул өлкәдә ир-атларга яхшырак карыйлар.

- Берүзе бала карап үстергән хатын-кызга дәүләттән ярдәм балага да, анага да җитәрлек булырга тиеш.

- Безгә иң алга киткән ил кешеләре, японнардан үрнәк алырга кирәк. Алар үзләренең гореф-гадәтләрен саклауда, балаларын үз милләте кешесе итеп үстерүдә шул тикле көчле. Безгә дә балаларыбызны үз милләтебез кешеләре итеп үстерергә зур көч куярга кирәк. Хатын-кызга эшләгән вакытта хезмәт хакларын арттырырга кирәк.
XS
SM
MD
LG