Accessibility links

Кайнар хәбәр

БәҺрәйндәге оппозиция АКШ ны җитәрлек теләктәшлек күрсәтмәүдә гаепли


Бәһрәйндә каршылык чарасында катнашучылар
Бәһрәйндә каршылык чарасында катнашучылар
Бәһрәйндәге шигый оппозициясе вәкилләре бүген АКШ илчелеге янында каршылык чарасы үткәрде.

Урма җыенында йөзләрчә кеше, Вашингтон Бәһрәйн шигыйларына, Тунис һәм Мисырда авторитар идарәгә каршыларны яклаган кебек үк, теләктәшлек күрсәтми, дип белдерде.

Илдәге күпчелекне шигыйлар тәшкил иткән Бәһрәйнда февраль уртасыннан сөнни кавем идарә иткән хакимияткә каршы чаралар башланды. Шигый оппозиция дөнья җәмәгатьчелеге теләктәшлеген тели.

Бәһрәйн Фарсы култыгында Кушма Штататлар беректәшләренең берсе. Илдә АКШның 5 нче флотының ныгытмасы урнашкан.
XS
SM
MD
LG